Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Александр Найденов: “Без сезне гаҗәпләндерергә тырышырбыз”

Бөек Җиңүнең 72 еллыгын бәйрәм итүгә бәйле тантаналы чаралар алдыннан үз хәбәрчебез Биектау районының хәрби комиссары Александр Найденов белән сөйләште. - Александр Леонидович, тиздән илебезнең иң мөһим бәйрәмнәреннән берсе - Җиңү көнен билгеләп үтәчәкбез. Биектау районы 9 Майны ничек бәйрәм итәргә җыена, шул турыда сөйләп китмәссезме? - Биектау районында, күптәннән...

Бөек Җиңүнең 72 еллыгын бәйрәм итүгә бәйле тантаналы чаралар алдыннан үз хәбәрчебез Биектау районының хәрби комиссары Александр Найденов белән сөйләште.
- Александр Леонидович, тиздән илебезнең иң мөһим бәйрәмнәреннән берсе - Җиңү көнен билгеләп үтәчәкбез. Биектау районы 9 Майны ничек бәйрәм итәргә җыена, шул турыда сөйләп китмәссезме?
- Биектау районында, күптәннән гадәткә кергәнчә, без бәйрәм итеп кенә калмыйбыз, ә бәлки парад уздырабыз. Һәм бу беренче генә ел түгел. Табигый, әлеге парадка без ел саен ниндидер яңалык кертергә, яңа юнәлеш бирергә, яңача оештырырга, техниканы яңартырга тырышабыз.
Ә быел исә парадның төзелеше дә үзгәртеләчәк. Моннан алдагы елларда - безнең чараларга йөрүчеләр беләдер - без, үзебезнең мемориал яныннан узып, Пролетар урамыннан райпо ягына китсәк, быел хәрәкәт маршрутын үзгәртергә булдык. Төп вакыйга Биектау районы Башкарма комитеты бинасы каршындагы скверда булачак. Маршрут бераз борылып, үзгәреп китәчәк. Биредә без тамашачыларга утырып торырлык урыннар әзерләргә планлаштырабыз. Андый урыннар 1 меңләп булачак, аннары баскан килеш карап торырга да урыннар җитәрлек булыр. Әлеге парадта катнашачак оешмалар, предприятиеләр үз техникаларын алып киләчәк. Тагын нинди дә булса сәнгать чыгышы әзерләячәкләр. Бу парадта бары техника һәм чыгышларда катнашучылар гына узачак. Монысы безнең төп яңалыгыбыз. Тагын шунысын да әйтәсе килә, техниканың яңа элементлары да булачак. Әмма шулай да чарабызның төп серләрен әлегә ачып бетермим. Ә менә техниканың яңа элементлары гына түгел, ә бәлки өр-яңа мәдәни чыгышлар да тәкъдим ителәчәген әйтә алам.
- Бәйрәмгә кайчаннан бирле әзерләнә башладыгыз?
- Аңа ел буе әзерләнәбез. Ягъни оешмалар һәм предприятиеләр техника әзерлиләр, программа төзиләр. Ә инде төп һәм көчле әзерлек бер айлап элек башланды. Җыеп кына әйткәндә, игътибарны җәлеп итәрлек күп кенә кызыклы нәрсәләр булачак. Салютлар да, техникадан атулар да. Биектаулылар барысы да бәйрәмгә рәхим итсеннәр! Килегез, үкенмәссез, күп яңалыклар белән танышырсыз. Һәм без сезне гаҗәпкә калдырырга тырышырбыз. Гаиләләрегезне, балаларыгызны алып килегез. Мәйдан очрагына туры китереп бизәләчәк, бәйрәмгә килүчеләр тамашаны күзәтеп кенә түгел, ә бәлки тамак та ялгап ала алсын өчен махсус кухня да эшләп торачак. Быел шулай ук кичке салют та күздә тотылды. Бәйрәм чаралары кич буе дәвам итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев