Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Алда олы җиңүләр, зур сәхнәләр көтә

«Мандарин» бию студиясе 8-нче тапкыр үзенең туган көнен билгеләп үтте. Әлеге бәйрәм уңаеннан Биектау районы 3 нче урта мәктәбендә бию коллективы үзенең хисап концерты белән чыгыш ясады. Анда районның талантлы балалары катнашты. 8 ел эчендә мандаринлылар бик күп казанышларга ирештеләр, дипломнарга, мактау кәгазьләренә лаек булдылар. Аларның репертуарында берсеннән-берсе дәртле биюләр...

«Мандарин» бию студиясе 8-нче тапкыр үзенең туган көнен билгеләп үтте. Әлеге бәйрәм уңаеннан Биектау районы 3 нче урта мәктәбендә бию коллективы үзенең хисап концерты белән чыгыш ясады. Анда районның талантлы балалары катнашты. 8 ел эчендә мандаринлылар бик күп казанышларга ирештеләр, дипломнарга, мактау кәгазьләренә лаек булдылар. Аларның репертуарында берсеннән-берсе дәртле биюләр барлыкка килде.
Мандарин»ның визит карточкасы - «Сары Ап» биюе. «Сары Ап» коллективның үзе кебек якты, кабатланмас, дәртле һәм җилкендергеч бию. Туган көндә әлеге бию тамашачылар тарафыннан алкышларга күмелде.
Бәйрәмдә тамашачылар хөкеменә бик күп яңа биюләр тәкъдим ителде. Студиянең иң яшь биючеләре әлеге бәйрәмдә беренче тапкыр чыгыш ясадылар. Алар Бөек Ватан сугышына багышланган композиция белән чыктылар. Нәниләрнең дулкынлануы сизелеп тора иде. Әмма алар лаеклы чыгыш ясап, тамашачыларның игътибарын җәлеп итәргә өлгерделәр. Концертта «Мандарин»да элек биегән артистлар да чыгыш ясады. Алар бию студиясен һәм аның җитәкчесен туган көн белән котларга килгән иде.
«Мандарин» бүген төрле югарылыктагы сәхнәләрдә чыгыш ясый, бәйгеләрдә җиңүгә ирешә. Мин аларга җиңү артыннан җиңү, тагын да бөегрәк дәрәҗәләогә ирешүләрен телим», - ди ансамбльнең элеккеге әгъзасы Лиана Габдрахманова.
«Мандарин»ны туган көне белән котларга аның бик күп иҗат дуслары килгән иде. Алар арасында бию коллективлары, җырчылар, нәфис сүз осталары бар иде. Кичә барышында нәни биючеләргә һәм аларның җитәкчесе Екатерина Холинага җылы теләкләр әйтелде. Сәхнәгә менгән һәркем мандаринлыларның кабатланмас талант ияләре булуларына басым ясады. Екатерина Холина үзе дә талантлы җитәкче, оештыручы. Студиянең кыска гына вакыт эчендә республикакүләм дәрәҗәдә танылып өлгерүе аның хезмәт нәтиҗәсе. Ул үзе дә иҗат белән яши, балалардан да шуны таләп итә.
«Безнең балалар юлында шундый оптимист, көчле энергиягә һәм талантка ия булган Екатерина Холина кебек педагог очравы безне бик тә шатлдандыра, - ди «Мандарин» студиясендә шөгыльләнүче Зарина Гобәйдуллинаның әнисе Любовь Демченко. - Ул иң беренче чиратта балалар турында уйлый».
8 ел - ул олы юлның башы гына. Алда берсеннән-берсе матур биюләр, олы җиңүләр, зур сәхнәләр көтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев