Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Альбина Яковлева - "Биектау FM" йолдызы

Һәр атнаны дүшәмбедән шимбәгә кадәр 12.45 сәгатьтә 100,2 fm ешлыгында "Биектау FM" радиосында медиахолдингыбызның "Вконтакте"дагы рәсми төркемендәге дусларыбыз турында сөйли торган тапшыру эфирга чыга. Бүгенге йолдызыбыз - Альбина Яковлева. Альбинаның рәсми битендә бик күп кенә кызыклы хәбәрләр урын алган. Шуңа күрә, аның битенә очраклы рәвештә генә тап булучылар үзләре өчен...

Һәр атнаны дүшәмбедән шимбәгә кадәр 12.45 сәгатьтә 100,2 fm ешлыгында "Биектау FM" радиосында медиахолдингыбызның "Вконтакте"дагы рәсми төркемендәге дусларыбыз турында сөйли торган тапшыру эфирга чыга. Бүгенге йолдызыбыз - Альбина Яковлева.

Альбинаның рәсми битендә бик күп кенә кызыклы хәбәрләр урын алган. Шуңа күрә, аның битенә очраклы рәвештә генә тап булучылар үзләре өчен әактый гына мәгълъмат тә таба алачак. "Вконтакте" дагы битен карап, нәтиҗәләр ясаганнан соң аның мәктәптә укытучы булып эшләвен аңлыйсың. Әлеге һөнәр иң гуманлы, иң кирәкле иҗади һөнәр булып санала. Үзенең төп һөнәреннәк кала, ул табигать күренешләрен, хайваннарны, үзенең укучыларының төрле кул эшләнмәләрен фотога төшерергә ярата. Ә кул эшләнмәләрен укучылары аңа еш бирә булса кирәк.

Без аңа иҗат уңышлары, талантлы һәм тырыш укучылар телибез.

"Вконтакте" да безнең төркемдә теркәл, икенче тапшыруда безнең алып баручылар нәкъ менә сезнең "йолдызы"гызны кабызырга мөмкин. Тагын шунысын да әйтеп китәбез, декабрь аеннан радио «Ай йолдызы»н ачыклый башлады. «Ай йолдызы» булыр өчен "ВКонтакте"дагы рәсми төркемебездә урын алган альбомда күңелегезгә ошаган катнашучыга лайк куярга кирәк.

P.S. тапшыруның тулы аудиоязмасы "Вконтакте"дагы рәсми төркемебездә урнаштырылган.

P.P.S. Игътибар! Әлеге тапшыру өчен барлык мәгълүмат та тапшыру героеның "Вконтакте"дагы рәсми битеннән алына. Шунлыктан чынбарлыктан аерым урыннар да булырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев