Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Алат мәктәбе укучысы Салават Әхмәтов Казанда халык артистларын шаккаттырган

29 ноябрьдә, К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында «Ул кабызган утлар балкышы» гала-концерты уздырылды. Анда бөек драматург, артист, режиссёр К.Тинчуринның тууына 129 ел тулу һәм татар театрының 110 еллыгы уңаеннан мәктәп укучылары арасында үткәрелгән республика бәйгесенә йомгак ясалды. Әлеге бәйгедә Биектау районы Алат урта мәктәбенең 6 нчы сыйныф...

29 ноябрьдә, К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында «Ул кабызган утлар балкышы» гала-концерты уздырылды. Анда бөек драматург, артист, режиссёр К.Тинчуринның тууына 129 ел тулу һәм татар театрының 110 еллыгы уңаеннан мәктәп укучылары арасында үткәрелгән республика бәйгесенә йомгак ясалды.
Әлеге бәйгедә Биектау районы Алат урта мәктәбенең 6 нчы сыйныф укучысы Салават Әхмәтов бәйгенең "Монолог" номинациясендә 1 нче урынны алды. Т.Миңнуллинның "Әлдермештән Әлмәндәр" спектакленнән Әлмәндәр монологын сөйләп, ул татарның мөхтәрәм артистларын, күренекле жюрины (жюри составында РФнең атказанган артисты, ТРның халык артисты Исламия Мәхмүтова, ТРның халык артисты Зөфәр Харисов, ТРның атказанган артистлары Шамил Фәрхетдинов, Зөлфия Вәлиевалар һ.б.була) шаккаттырган.
Салават бу кичтә диплом һәм статуэтка белән бүләкләнде.
Салаватны әлеге бәйгегә әзерләгән татар теле һәм әдәбияте укытучысы Гөлфия Нәҗмиева әйтүенчә, мондый зур бәйгеләрдә Салават беренче мәртәбә генә катнаша икән. "Татарстанның халык артисты Зөфәр Харисов килеп, аерым Салаватны аерып атап үтте. Сәләтле егет булуын әйтеп, киләчәккә уңышлар теләде", - диде ул укучысы белән горурланып.
Без дә Салаватка киләчәктә зур уңышлар телибез. Афәрин!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев