Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Аларның истәлеге мәңгелек!

Ел саен 9 нчы декабрьдә Россиядә Ватан Геройлары көне билгеләп үтелә. Биектаулылар да нәкъ менә шушы көнне районыбыз геройларына - хәрби һәм хезмәт казанышлары белән Биектау районына дан-шөһрәт китергән тугыз кешене хөрмәт белән искә алдылар. Шулай ук Бөек Ватан сугышы ветераннары да искә алынды.

Биектау районы Башлыгы Рөстәм Кәлимуллин, башкарма комитет вәкилләре һәм районның хәрби комиссары Александр Найденов, тырыш хезмәтләре, илебезнең бәйсезлеген яулау өчен барган сугышларда катнашулары, батырлыклары белән тирән хөрмәт хисләренә лаек булганнарны искә алу һәм ихтирам билгесе итеп, Дан Аллеясындагы Мәңгелек ут янына чәчәкләр куйдылар. Районның яшьармиячеләре һәм мәктәп балалары да геройларны искә алдылар. Алар Советлар Союзы Герое дигән дәрәҗәле исемгә лаек булган, берничә мизгелдә геройлыклар эшләргә өлгергән якташларының батырлыклары турында, әлбәттә, беләләр.

- Безнең яшьләргә горурланырлык та, үрнәк алырлык та кешеләр бар, - дип ассызыклады районның хәрби комиссары Александр Найденов, укучыларга мөрәҗәгать итеп.

Ватан Геройлары көне - иң мактаулы дәүләт бүләкләренә лаек булган, хәрби бурыч, батырлык һәм фидакарьлекнең нәрсә икәнлеген үз мисалларында исбатлаган кешеләрне тирән хөрмәт хисләре белән искә алу көне.

Ватан Геройлары көнендә Биектауның 1 нче гомуми урта белем бирү мәктәбенең яшьармиячеләре Бөек Ватан сугышы елларында илебезнең бәйсезлеген саклап калганнарга, фронтны азык-төлек, кием-салым, сугыш кирәкяраклары белән тәэмин итеп, тылда тир түгеп эшләгәннәргә, Ватан геройларының данлы традицияләрен дәвам иттерүчеләргә иксез-чиксез рәхмәт билгесе итеп Дан Аллеясындагы Мәңгелек ут янына чәчәкләр куйдылар. Укучылар һәр геройны исемнәре белән атадылар һәм аларны бер минут тынлык белән искә алдылар. Мәктәп балалары якташларына багышлап мәгънәле һәм тирән эчтәлекле шигырьләр сөйләделәр. Мондый чаралар укучыларның Ватаныбыз тарихының данлы юллары турындагы белемнәрен киңәйтәләр, патриотлык, гражданлык җаваплылыгы, Туган илнең тарихи үткәне белән горурлану һәм аны хөрмәт итү хисләре тәрбиялиләр.

Яшьармиячеләр шулай ук тагын өч укучыны үз сафларына кабул иттеләр һәм аларга тантаналы шартларда таныклыклар һәм кызыл беретлар тапшырдылар.

Галия ИЛДАРОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев