Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Алар һәр бәйгедән җиңү белән кайталар

“Рябинушка” балалар бакчасында “Яшел ут” республика конкурсына йомгак ясадылар. Бирегә Биектау районының юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән эшләүче тәрбиячеләре һәм педагоглары җыелды.

“Яшел ут” республика конкурсының муниципаль этабына йомгак ясау чарасы бик күңелле башланып китте. Яшь юл хәрәкәте инспекторлары чыгыш ясый башлауларының тәүге мизгелләреннән үк тамашачыларны сокландырып, үзләренә караттылар. Чыгышлары белән генә дә түгел, хәбәрчеләр эше белән дә җәлеп иттеләр.

 Мондый күләмле чараны уздыру урыны итеп “Рябинушка” очраклы рәвештә генә сайланмаган. Әлеге мәктәпкәчә учреждение бу юнәлештә төп учреждение булып тора. Биредә юл хәрәкәте буенча балалар белән шөгыльләнү өчен кирәкле бөтен нәрсә бар.

- Безнең балалар бакчасы юл хәрәкәте кагыйдәләрен өйрәнү буенча 2016 нчы елда база учреждениесе итеп билгеләнде. Без беренчеләрдән булып “Яшел ут” бәйгеләрендә катнаша башладык, анда призлы урыннар яуладык, - дип сөйләде “Рябинушка” балалар бакчасы мөдире Чулпан Гыйлаҗетдинова.

“Рябинушка” коллективы район конкурсларында гына түгел, республика күләмендә уздырылган бәйгеләрдә дә һәрвакыт призлы урыннар ала. Дәрәҗәләрнең дә иң югарыларына ирешә.

2018 нче елда “Яшел ут” бәйгесендә алар республикада беренчеләр булдылар. 2020 нче елда педагог Татьяна Курбанова Татарстанның призерлар өчлегенә керде. Бу юлы да муниципаль этапның төп призын әлеге тәҗрибәле коллектив яулады.

 - Яшь юл хәрәкәте инспекторлары ата-аналар җыелышларында әтиәниләр, тәрбиячеләр алдында чыгыш ясыйлар. Алар бакчада тәрбияләнүче башка балалар белән дә чаралар уздыралар, - диде “Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы” дәүләт бюджет учреждениесенең Биектау бүлеге җитәкчесе Алсу Сафиуллина.

Район этабында җиңү яулаучыларга тиздән республика конкурсы финалында чыгыш ясарга кирәк булачак. Биектау педагоглары анда янәдән җиңү яулау өчен көрәшәчәкләр.

Эрнест АБДУЛАЕВ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев