Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Алар намус кушуы буенча эш иттеләр

Чернобыль атом электр станциясендәге техноген фаҗига нәтиҗәләрен бетерүдә катнашканнар - һәлак булучылар һәм үлүчеләрне искә алу һәм кайгы көне Россиядә егерме җиденче тапкыр билгеләп үтелә. 26 нчы апрельдә "чернобыльчеләр" бер-берсе белән куллар кысып исәнләшү, хатирәләрне яңарту, гүр иясе булучыларны искә алу өчен бергә җыелалар. Районның Туган як музеена авария китергән...

Чернобыль атом электр станциясендәге техноген фаҗига нәтиҗәләрен бетерүдә катнашканнар - һәлак булучылар һәм үлүчеләрне искә алу һәм кайгы көне Россиядә егерме җиденче тапкыр билгеләп үтелә. 26 нчы апрельдә "чернобыльчеләр" бер-берсе белән куллар кысып исәнләшү, хатирәләрне яңарту, гүр иясе булучыларны искә алу өчен бергә җыелалар.

Районның Туган як музеена авария китергән зыянны бетерүгә каршы көрәшүчеләр, үлгән ликвидаторларның тол калган хатыннары җыелды. Тормышларын, сәламәтлекләрен куркыныч астына куйган бу кешеләргә карап торганнан соң аларның әлеге батырлыгының юкка булмавын аңлыйсың. Аларның геройлыгы нәтиҗәсендә ул хәвефле көннәрдә зарарлану зонасында булган миллионлаган кешенең тормышы коткарып калынды. Алар - фаҗига нәтиҗәләрен бетерүчеләр - искиткеч катлаулы бурычны тормышка ашыручылар. Ни кызганыч, радиоактив нурланыш алар өчен эзсез узмады: кемдер радиация китереп чыгарган авырулардан үлде, кемдер Чернобыльдә "җыйган" авыруларыннан инвалидлыкка чыкты.

Ел дәверендә ликвидаторларның власть вәкилләренә шактый сораулары җыелган. Үзләренә тиешле санаторий-курортларда дәвалануны аларга еллар буена көтәргә туры килә. Социаль яклау идарәсе начальнигы Рания Гайнетдинова әйткәнчә, законда гражданнарның ниндидер категорияләренә путевкаларны чираттан тыш бирү турында берни дә әйтелмәгән. Бердәнбер чыгарма - Бөек Ватан сугышында катнашучылар, путевкалар аларга ел саен бирелергә тиеш.

- Ел башыннан районга санаторийларга бару өчен 37 путевка килде, - диде Рания Гайнетдинова. - Бу, әлбәттә, аз, әмма башка чара юк бит, шуңа күрә көтәргә генә кала.

- Барлык табибларга күренү өчен нигә мин берничә көн йөрергә тиеш? Тикшерүне үзәкләштерелгән тәртиптә оештырып булмыймы? - Чернобыль авариясендә катнашучыларның берсе шундый урынлы сорау бирде.

Реклама

Район үзәк больницасының баш табиб урынбасары Резедә Якупова еллык диспансерлаштыру мәсьәләсе инде хәл ителде һәм техноген фаҗигаләр ликвидаторларына аларның белгечләрдә тикшерү узарга тиешле көннәрен май бәйрәм-нәреннән соң хәбәр итәрләр, дип ышандырды.

"Чернобыльчеләр"нең торак мәсьәләсе буенча да сораулары күп җыелган. Бүген алар торак шартларын бары тик махсус сертификатлар ярдәмендә генә яхшырта алалар. Кайберәүләр мондый мөмкинлекнең барлыгын да белмиләр икән. Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Рафис Газизов аларга тулырак мәгълүмат алу өчен башкарма комитет каршындагы торак бүлү секторына мөрәҗәгать итәргә киңәш бирде.

Ни кызганыч, безнең районда әлегә кадәр "чернобыльчеләр"гә һәйкәл юк, бу җитешсезлекне якын арада бетерү планлаштырыла. Рафис Газизов аның нинди булачагын ликвидаторлар үзләре хәл итсен, диде, ә куеласы урыны инде билгеле - Җиңү Паркы.

Татарстанда "чернобыльчеләр"нең Хәтер китабы чыкты, анда авария нәтиҗәләрен бетерүдә катнашкан бөтен кешенең исем-фамилияләре күр-сәтелгән. Бу көнне китаплар техноген фаҗига ликвидаторларына һәм Чернобыль авариясендә катнашу нәтиҗәсендә үлгән кешеләрнең тол хатыннарына бирелде.

1986 елның апрелендә, сәламәтлегегезне корбан итеп, үзегезнең һөнәри һәм гражданлык бурычыгызны үтәвегез, безне атом электр станциясендә булган радиоактив шартлауның куркыныч нәтиҗәләреннән саклап калуыгыз өчен рәхмәт сезгә, кадерле геройлар!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев