Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Алан Бәксәр авыл җирлегендә гражданнардан үзара салым акчасын җыю башланды.

Алан Бәксәр авыл җирлегендә гражданнардан актив рәвештә үзара салым акчасын җыю башланды. 2016 елның 20 ноябрендә узган референдум нәтиҗәләре буенча ул 18 яше тулган һәр гражданнан 200 сум күләмендә билгеләнде һәм түбәндәге җирлек өчен әһәмиятле булган эшләрне тормышка ашырыр өчен диеп каралды. Болар: - Алан-Бәксәр һәм Гәр авылларында картайган сынып...

Алан Бәксәр авыл җирлегендә гражданнардан актив рәвештә үзара салым акчасын җыю башланды. 2016 елның 20 ноябрендә узган референдум нәтиҗәләре буенча ул 18 яше тулган һәр гражданнан 200 сум күләмендә билгеләнде һәм түбәндәге җирлек өчен әһәмиятле булган эшләрне тормышка ашырыр өчен диеп каралды. Болар:
- Алан-Бәксәр һәм Гәр авылларында картайган сынып төшү куркынычы булган агачларны кисү;
- энергия саклагыч яктырткычлар алу һәм аларны Алат спиртзаводы һәм Гәр авылларындагы урам электр баганаларына урнаштыру;
- Алан-Бәксәр авылында урнашкан чишмәгә бару юлында күперчекне төзекләндерү;
- Алан-Бәксәр авылында сугышта катнашкан авылдашлар истәлегенә куелган һәйкәл янын төзекләндерү.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев