Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

«Ак калфак» милли йолаларны яңарта

Быел безнең районда татар хатын-кызларының "Ак калфак" җәмәгать оешмасының район бүлекчәсе оештырылды. Узган айларда авыл җирлекләрендә җәмгыятьнең активын булдыру өстендә күп нәрсәләр эшләнде, тематик чаралар уздырылды. Татар хатын-кызларының "Ак калфак" район оешмасы рәисе Гөлсинә Шакирова агымдагы елның май аенда "Корстон"да узган 2 нче Бөтендөнья форумына делегат булып барды. Ә сентябрьдә...

Быел безнең районда татар хатын-кызларының "Ак калфак" җәмәгать оешмасының район бүлекчәсе оештырылды. Узган айларда авыл җирлекләрендә җәмгыятьнең активын булдыру өстендә күп нәрсәләр эшләнде, тематик чаралар уздырылды.

Татар хатын-кызларының "Ак калфак" район оешмасы рәисе Гөлсинә Шакирова агымдагы елның май аенда "Корстон"да узган 2 нче Бөтендөнья форумына делегат булып барды. Ә сентябрьдә милли-мәдәни үзәктә ул кул эшләре буенча республиканың танылган осталары сәйлән белән милли чигү серләрен уртаклашкан мастер-класста катнашу бәхетенә иреште. Гөлсинә Шәфыйкъ кызы бу турыда "Ак калфак" җәмгыятенең шушы көннәрдә район үзәгендә узган чираттагы утырышында сөйләде. Ул милли гореф-гадәтләрне саклауның халык һөнәрчелеген, кул эшләре, бәйрәмнәр һәм йолаларны, рухи белем бирүне яңартуны да үз эченә алуын ассызыклады. Татар хатын-кызларының "Ак калфак" район иҗтимагый оешмасы әгъзалары авыл җирлекләрендә хатын-кызлар хәрәкәтен активлаштыру, барлык зур татар авылларында башлангыч оешмалар булдыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Елның дүртенче кварталы азагында оешмалар эшчәнлеге 30 ноябрьдә билгеләп үтелә торган Әниләр көнен бәйрәм итү белән бәйле булачак. Катлаулы тормыш мәктәбе узган өлкән яшьтәге хатын-кызлар мәдәни һәм рухи кыйммәтләрне саклый да беләләр, аларны яшьләр белән дә теләп уртаклашалар. "Ак калфак"тагы иң активларның бурычы - яшь буынны әниләр һәм әбиләр үрнәгендә тәрбияләү.

Утырышта якындагы айларга эш планын төзеделәр, район бүлеге составын яңарттылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев