Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Агрессив балалар хәрби техниканы җимергәннәр

Җиңү паркында урнаштырылган хәрби техниканы җимергәннәр. Техниканың кул сузымындагы барлык өлешләре тар-мар ителгән. Җан өшеткеч ерткычлык күренешен үз күзләрең белән күрмәсәң, күңел ышанмый да. Кызганыч, кабатланмас үзенчәлеккә ия хәрби-тарихи һәйкәлләр бүгенге көндә капиталь ремонт көтә.

Хәрби техника моннан 9 ел элек, 2012 елда, Җиңү паркы ачылу уңаеннан урнаштырылган иде. Шул вакыттан алып хәрби композиция район тормышының аерылгысыз бер өлешенә әверелгән иде. Җиңү көне алдыннан техника ел саен яңартылып торды.

Узган елның ноябрь аенда ике яшүсмер кыз районның үзәк паркындагы фонарьларны ваттылар. Аларның бу "кара" эшен паркка урнаштырылган видеокамералар "күзәтеп", яздырып барган. Озак та үтми, кызларның кем икәнлекләре дә ачыклана. Ул вакытта берәү дә әлеге әшәкелек турында полиция органнарына гариза язмый. Олы тормыш юлына аяк басарга торган яшүсмерләрнең язмышын алдан ук бозып куярга теләмәүдән генә шулай эшләнә. Чөнки хокук саклау органнары күзәтүендә торган криминал белән бәйле яшьләрнең киләчәге дә томанлы булырга мөмкин. Андыйларга уку йортларының да ишеге ябык була, вандалларны бер генә оешма да эшкә алмаячагы көн кебек ачык.

Җиңү паркында башбаштаклык күренешенең шаһиты булган кешеләр әйтүенчә, ул көнне паркта 13-14 яшьлек яшүсмерләр күңел ача. Хәрби техниканың җимерелүе турында гариза да бүгенге көндә полиция органнарына барып җитмәгән. Әмма яшүсмерләрнең әти-әниләренең административ җаваплылыкка тартылачагы турында шик юк. Бу очракта хәтта җинаять җаваплылыгы да гамәлдә кала.

“Кызганычка каршы, бүгенге заманда арабызда бернинди кызыксынуы булмаган, яхшы белән яманның аермасын күрмәгән, агрессив балалар да үсә. Ата-бабаларыбызның хәтеренә тупас орыну, алар батырлыгы белән бәйле кыйммәтләргә кул сузу кебек коточкыч хәлләр адым саен кабатланып тора. Без вертолет һәм самолетны берничә тапкыр ремонтлаган идек инде. Әмма яшүсмерләр өчен бер генә изге әйбер дә юк. Башбаштаклык актларына каршы нидер эшләргә кирәклеге көн кебек ачык”, - ди, ачынып, Җиңү паркы директоры Георгий Авагян.

Эрнест АБДУЛАЕВ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев