АФӘРИН, КЫЗЛАР!
2013 елның 17-20 гыйнварында Кукмараның "Зилант" спорт комплексында кызлар арасында бокс буенча Татарстан Республикасы беренчелеге булды. Әлеге ярышларда балалар-үсмерләр спорт мәктәбенә йөрүчеләр Марина Егоршина белән Алена Балеева, бик әйбәт чыгыш ясап, беренче урыннарны яуладылар. Икенче урында Мария Фирсова белән Кристина Котлихина, өченчедә - Кристина Сираҗиева. Бүген кызлар тренерлары Мирхәт Мостафин...
2013 елның 17-20 гыйнварында Кукмараның "Зилант" спорт комплексында кызлар арасында бокс буенча Татарстан Республикасы беренчелеге булды.
Әлеге ярышларда балалар-үсмерләр спорт мәктәбенә йөрүчеләр Марина Егоршина белән Алена Балеева, бик әйбәт чыгыш ясап, беренче урыннарны яуладылар. Икенче урында Мария Фирсова белән Кристина Котлихина, өченчедә - Кристина Сираҗиева.
Бүген кызлар тренерлары Мирхәт Мостафин җитәкчелегендә Ульяновск шәһәрендә узачак Идел буе федераль округы беренчелегенә әзерләнәләр. Аларга яңа уңышлар теләп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев