Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Аэробика - спортның хәрәкәткә бай төре

Биектау районында спорт аэробикасы буенча киң күләмле төбәк ярышлары башланды. Ярышның ике көнендә 18 төбәктән килгән спортчылар үз яшь категорияләрендә иң көчлеләрне ачыкладылар.

Ярыш ачылышы тантанасында спортчылар алдында изге теләкләр белән республика спорты һәм спорт аэробикасы Федерациясе җитәкчеләре чыгыш ясады.

- Быелгы сезонда сез бик нык шөгыльләндегез. Барысы да үзегез теләгәнчә булыр һәм сез уңышлы чыгыш ясарсыз, дип өметләнәм. Катнашуыгыз өчен барыгызга да зур рәхмәт, сез булдырасыз. Җиңү иң көчлеләр кулында булыр, - диде ТР Спорт министрлыгының югары казанышлар спортын үстерү бүлеге җитәкчесе Раиф Вафин.

Көч сынашуга 18 төб әк вәкилләре килде һәм һәр командадан 30лап катнашучы җыелды. Спортчылар һәм җанатарлар үз республикалары яки шәһәрләре символикасын чагылдырырга тырыштылар. Нефтеюганск вәкилләре үзенекеләрне спорт клубы флагы белән сәламләделәр, аларны дәртләндереп тордылар. Казахстан вәкилләре әллә кайдан игътибарны җәлеп итеп тордылар. Тугандаш республика ярышка 27 спортчысын җибәргән иде.

- Ярышны оештыручыларга рәхмәтемне белдерәсем килә. Кая карама - бөтенесе дә югары дәрәҗәдә, күңелгә хуш килә торган. Без биредән бары тик иң яхшы үрнәкләрне үзләштереп, иң яхшы хатирәләрне генә алып китәчәкбез, - дип, үз фикерен белдерде Казахстан җыелма командасында катнашучыларның берсе - Айнур Керимбаевның әнисе.

Ярышлар яңа гимнастика күперчегендә узды. Анда датчиклар урнаштырылган һәм хөкемдарлар нәтиҗәне шунда ук каршыларындагы планшетта күреп торалар. Спортчылар һәм тамашачылар таблода чагылдырылган балларны җентекләп күзәттеләр.

- Электрон хөкемдарлык алга куелган бурычны җиңеләйтә, әлбәттә. Ярышларны уздыру темпын тизләтә. Алар бездә тукталышсыз уза. Спортчылар чыгыш ясап бетерүгә үк электрон табло экранына бәяләр чыгарыла һәм бу хәтта әти-әниләргә дә үз баласының ничек чыгыш ясавын күрергә мөмкинлек бирә, - диде Татарстан Республикасының спорт аэробикасы Федерациясе Президенты Ләйлә Псардия.

Я р ы ш л а р д а б а р л ы г ы Россиядән һәм Казахстаннан спорт аэробикасына мөкиббән киткән җиде йөзләп кеше катнашты. Сүз уңаеннан спортның әлеге төрендә мондый дәрәҗәдәге ярышларның Татарстанда беренче тапкыр уздырылуын һәм аны үткәрү урыны итеп нәкъ менә безнең районны сайлауларын да әйтеп китәргә кирәк һәм биектаулылар моңа шатланмый калмагандыр.

Эрнест АБДУЛАЕВ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев