Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Аңа язмыш йөкнең авырын сайлый, күтәрә белгәнгә күрә

Җир йөзендә кешедән намуслы һәм үз эшләрең, үз-үзеңне тотышың өчен җавап хисе, вөҗданлы булуны таләп итә торган һөнәрләр бар. Алар кеше язмышын хәл итүчеләр. Суд хөкемдары шундый һөнәр ияләренең берсе. Хөкемдар ул - үзенә башка зат. Әдәпле, әхлаклы, аның кулына ришвәт ябышмый. Ул бар яктан да чиста булырга тиеш. Югары...

Җир йөзендә кешедән намуслы һәм үз эшләрең, үз-үзеңне тотышың өчен җавап хисе, вөҗданлы булуны таләп итә торган һөнәрләр бар. Алар кеше язмышын хәл итүчеләр. Суд хөкемдары шундый һөнәр ияләренең берсе. Хөкемдар ул - үзенә башка зат. Әдәпле, әхлаклы, аның кулына ришвәт ябышмый. Ул бар яктан да чиста булырга тиеш.
Югары профессиналга ия булган хөкемдар законнарны бик яхшы белә, кешеләргә карап аларның психологиясен әйтеп бирә. 1996 нчы елдан 2013 елга кадәр Биектау район судын җитәкләгән Харис Вәлиуллов нәкъ шундый хөкемдарларның берсе.
"Закон нигезендә гадел хөкем йөртү - хөкемдарның төп принцибы әнә шундый", - ди Харис Вәлиуллов. Суд юлында йөргән кешене бөтен йөрәгең белән аңларга тырышмасаң, судта эшләүнең бер мәгънәсе дә юк".
Юрист һөнәренә Харис Хасимҗанович аңлы рәвештә килә. Аңа кадәр ул заводта эшләргә өлгерә, Совет Армиясе сафларында хезмәт итә, социаль тәэминат бүлеге инспекторы булып эшли. Болар барысы да аңа булачак һөнәрен үзләштерүдә зур этәргеч ясый. Аны халык хөкемдары итеп сайлаганда Харис Вәлиулловка 33 кенә яшь була. Күп тә үтми яшь, гадел, намуслы хезмәткәрне Биектау район суды рәисе итеп билгелиләр.
"Мин үземне башка хезмәттә күз алдына да китерә алмадым. Хөкемдарлык минем эш урыныма гына түгел, ул минем тормышыма әверелде", - Харис Вәлиуллов.
Андый кешеләрнең хезмәт нәтиҗәсе төрле дәрҗәдәге мактау кәгазьләре, медальләр белән бәяләнә. Харис Хасимҗан улы кебек киң кодрәтле кешеләргә язмыш йөкнең авырын сайлый. Күтәрә белгәнгә күрә. Аның тормыш йөген чишеп карасаң берсеннән берсе данлы, мактаулы исемнәргә генә түгел, ә ямаулы йөрәк, чаларган чәч бөртекләренә дә юлыгасың. Кешеләр белән, суд эше кебек катлаулы эш белән матур итеп җитәкчелек итә белү - талант эше. Харис Вәлиуллов республикада танылган хөкемдарларның берсе дәрәҗәсенә күтәрелә. Бүген дә әле ул хөрмәттә, район җитәкчелеге, хезмәттәшләре тарафыннан игътибар үзәгендә яши. Район күләмендә уза торган барлык тантаналы чараларда Харис Хасимҗанович мәртәбәле кунак буларак катнаша. Күптән түгел Биектау районы хакимияте башлыгы Рөстәм Кәлимуллин аңа "Биектау районының мактаулы гражданины" исемен бирде.
"Хөкемдар үзенең вазифаларына керешер алдыннан тантаналы шартларда ант эчә. Шуннан соң гына үз эшенә керешә. Мондый гадәт күптәннән килә һәм ул хөкемдар өчен бик мөһим, әһәмиятле шарт булып тора. Хөкемдар биргән антына тугъры калырга, хөкем чыгарганда объектив, гадел хөкем чыгарырга тиеш. Шул вакытта гына ул чын хөкемдар, халык хөкемдары исеменә лаек була", - ди Харис Вәлиуллов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев