Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

9 июль – Россия почтасы көне

"Биектау" медиахолдингы, "Биектау хәбәрләре" һәм "Высокогорские вести" газетасы хезмәткәрләре почтада эшләүчеләрне һөнәри бәйрәмнәре белән котлыйлар. Үзегезгә йөкләнгән вазифаларыгызны тырышып башкаруыгыз, шартларның нинди булуына карамастан, атнага ике тапкыр газета укучыларыбызга район газетасының яңа саннарын китереп җиткерүегез өчен сезгә зур рәхмәт, хөрмәтле хезмәттәшләр, безнең ышанычлы ярдәмчеләребез! Барыгызга да тынычлык, бәхет-шатлыклар, нык сәламәтлек,...

"Биектау" медиахолдингы, "Биектау хәбәрләре" һәм "Высокогорские вести" газетасы хезмәткәрләре почтада эшләүчеләрне һөнәри бәйрәмнәре белән котлыйлар.
Үзегезгә йөкләнгән вазифаларыгызны тырышып башкаруыгыз, шартларның нинди булуына карамастан, атнага ике тапкыр газета укучыларыбызга район газетасының яңа саннарын китереп җиткерүегез өчен сезгә зур рәхмәт, хөрмәтле хезмәттәшләр, безнең ышанычлы ярдәмчеләребез! Барыгызга да тынычлык, бәхет-шатлыклар, нык сәламәтлек, үзегезгә һәм якыннарыгызга иминлекләр телибез!
Россия почтасы тарихы мең еллап элек башланган. Ул - Аурупада иң борынгылардан. 1994 нче елда Россия Президенты Указы нигезендә Россия дәүләте үсешендә Ватан почтасы башкарган зур рольне билгеләп үтү максатыннан чыгып, "Россия почтасы көне" дип аталган бәйрәм кертелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев