Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

8 Март хөрмәтенә чәчәкләр һәм котлаулар

Халыкара хатын-кызлар көне 8 Март белән беренчеләрдән булып Бөек Ватан сугышында катнашкан Анастасия Парфенованы котладылар.

Анастасия Ильинична - илебез өчен иң кыен вакытта тылда калмыйча, үзен фронтка җибәрүләрен сораган иң кыю хатын-кызларның берсе. 1942 нче елның июль аенда кызның үтенечен канәгатьләндерәләр һәм аны башка кызлар белән бергә Ерак Көнчыгышка җибәрәләр. Илебез чикләрен немец басып алучыларыннан гына түгел, аның союзникларыннан - Япониядән дә сакларга туры килгән. Анастасия Парфенова хезмәт иткән 534 нче истребительләр авиация полкы Благовещенск шәһәрендә урнашкан була. Кызлар Ерак Көнчыгышта Россиягә каршы икенче фронт ачылудан котылып калу өчен бик күп кыю адымнар эшләргә әзер торалар.

Бөек Ватан сугышы елларында күрсәткән геройлыгы өчен Анастасия Ильинична ”Германияне җиңгән өчен” медале белән бүләкләнгән. 1945 елның февралендә кызны гамәлдәге армиядән демобилизациялиләр. Анастасия Парфенова өенә әйләнеп кайта һәм аның өчен тыныч тормыш башлана. Анастасия Парфенова өчен иң шатлыклы көн - фашистлар Германиясенең капитуляция ясавы турында билгеле булган 9 нчы май.

Анастасия Ильинична Иске Бөреледә яши. Әле шушы көннәрдә генә аның янына Биектау районы Башлыгы Рөстәм Кәлимуллин барды һәм хатын-кызлар көне алдыннан аны якынлашып килүче бәйрәм белән котлап, ветеранга нык сәламәтлек теләде. Урнашкан күркәм гадәт буенча Рөстәм Галиуллович аңа чәчәк бәйләме һәм район исеменнән бүләкләр дә тапшырды.

Энҗе ГАРӘФИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев