Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

40 ел узса да, бер үк тырмага китереп басабыз

СПИД авыруы турында без беренче тапкыр моннан нәкъ 40 ел элек ишеттек. Әле шушы вакытка кадәр ул әллә кайдагы һәм чынбарлыкка катнашы булмаган нәрсә булып тоела. Кемгә-кемгә, ә сиңа кагылмас кебек. Шушы ягы белән СПИД коронавируска охшаган. Статистик мәгълүматларның куркыныч булуына карамастан, авыруның якыная баруын берәүнең дә аңлыйсы килми. Биектау районында быел иммунодефицит диагнозы 10 кешегә куелган.

- Күп кеше үлә, чөнки алар хәтта дәваланганнан соң да элекке гадәтләрен ташламыйлар, шул тормыш рәвешенә кире әйләнеп кайталар. Әлеге авыруны көнкүрештә йоктыру мөмкин түгел, шунлыктан алар башка кешеләр кебек, әмма үзләренең ВИЧ-инфекцияле икәнлекләрен генә белеп яшиләр, - диде Оксана.

- Бүгенге көндә ВИЧ-инфекция белән авыруның 10 яңа очрагы теркәлде. Болар авыруны нигездә җенси юл белән йоктырган кешеләр - 2 хатынкыз һәм 8 ир-ат. Мин озак еллар СПИД-үзәктә эшләдем һәм бу авыруны бары ике юл - җенси мөнәсәбәткә керү һәм кан аша гына “эләктереп” булуын ышанып әйтә алам. Минем эш тәҗрибәмдә башка очраклар күзәтелмәде - дип аңлатты Биектау районы үзәк хастаханәсенең йогышлы авырулар табибы Елена Татаринова.

Әнә Оксана да үз тәҗрибәсеннән чыгып, СПИД диагнозы куелган авыруларның җенси мөнәсәбәткә керү һәм гомуми инъекция җиһазлары аша зарарланудан тыш чирне башка юллар белән йоктыруларын хәтерләми. Бу кыз биш еллап туберкулез белән а в ы р у ч ы л а р н ы д ә в а л а у учреждениесендә эшләгән. Йөзләгән авыру тарихын күрергә туры килгән аңа. Иң катлаулысы наркотикларга бәйлеләрне терелтү, ди. Мондый мавыгу кешенең сәламәтлеген саклау хисен дә юкка чыгара икән. Мондый авыруларның тарихы бөтенесенеке дә бертөрле.

- Безнең учреждениегә бик авыр хәлдә китерелгән бер яшь ир-ат турында сөйли алам. Безнең табиблар аңа чир тозагыннан котылырга ярдәм иттеләр, әмма ул моннан бернинди нәтиҗә дә ясамады. Хастаханәдән чыкканнан соң да ул наркотиклар куллануын дәвам иттергән һәм өч айдан соң гүр иясе булган, - дип дәвам итте сүзен Оксана.

Ике елда Биектау районында ике үлем очрагы теркәлгән. СПИД чире йоктырган бер авыру яман шештән, 2020 елда икенчесе пневмониядән үлгән. Яман шеш, пневмония, тире авырулары һәм туберкулез СПИДлы кешеләрдә еш очрый торган авырулар.

Реклама

- Кеше ВИЧ-инфекция йоктыра, аннары иммунитеты хәлсезләнгән организмны туберкулез сагалап тора. Мондый хәл 80% очракта күзәтелә. Туберкулез - ВИЧлы пациентларда ачыклана торган беренче оппортунист. Нәкъ менә шуңа күрә дә алар гел флюорография үтеп торалар, аларга манту ясыйлар, андыйларны гел игътибар үзәгендә тоталар, - дип өстәде Биектау районы хастаханәсенең йогышлы авырулар табибы Елена Татаринова.

Авыруны алып узганчы, ягъни инфекциянең латент чорында ачыклый алсаң, организмны нормада тотарга була булуын. Фәхишәлек белән шөгыльләнүче кызлар еллар буена дәвалау учреждениеләренә мөрәҗәгать итмиләр. Сүз уңаеннан шунысын әйтеп китәргә кирәк, ВИЧинфекция, организмда үзен берничек тә сиздермичә, 10 елдан артык мәкерен дәвам итәргә мөмкин. Мондыйларга инде табиблар да ярдәм итә алмый.

- Мин бер ананың кызын өеннән чыгып югалганнан соң бик күп еллар узгач кына табуын хәтерлим. Ана кеше шок хәлендә кала. Баласының табылуыннан шатлана да, аңа карап кайгыра да. Алар, кызы үлгәнче, нибары бер-ике көн генә аралашып калдылар, - дип тәмамлады сүзен Оксана.

Эльвира МОСТАФИНА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев