Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

22 июньдә районда ике һәйкәл ачылды

Хәтер һәм кайгы көне - 22 июньдә районда Җиңү паркында митинг булды. Биредә 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында тыл хезмәтчәннәре хөрмәтенә һәйкәл ачылды. Бүген безнең районда меңнән күбрәк тыл хезмәтчәне яши. Митингта сугыш ветераннары, районда яшәүчеләр катнашты. Шушы ук көнне Казаклар авыл җирлегендә һәлак булган якташларга багышланган истәлекле стеланы ачу...

Хәтер һәм кайгы көне - 22 июньдә районда Җиңү паркында митинг булды. Биредә 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында тыл хезмәтчәннәре хөрмәтенә һәйкәл ачылды. Бүген безнең районда меңнән күбрәк тыл хезмәтчәне яши. Митингта сугыш ветераннары, районда яшәүчеләр катнашты. Шушы ук көнне Казаклар авыл җирлегендә һәлак булган якташларга багышланган истәлекле стеланы ачу тантанасы булды.

Реклама

Кайгылы исемлектә сугыштан әйләнеп кайтмаган авылдашларның дистәләгән фамилиясе язылган. Өллә, Казаклар, Матмыр авылы кешеләре аларның барысын да хөрмәт хисе белән искә алдылар. Әлеге чараларда Биектау районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин, Татарстан Республикасының Дәүләт Советы депутаты Камил Садриев катнашты.

Маргарита Тимонина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев