Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

2020нче елдан барлык автомобильләргә "кара тартма" куелачак

Россия хөкүмәте 2020нче елдан барлык автомобильләргә "кара тартма" кую идеясен хуплады. "Кара тартмалар" ГЛОНАСС системасы ярдәмендә транспорт чараларының хәрәкәт юнәлешләре турындагы мәгълүматны яздырып барачак. Бу хакта "Известия " яза. Навигацион мәгълүмат җыю бердәм системасын булдыру идеясе РФ транспорт министры урынбасары Алексей Цыденов тарафыннан тәкъдим ителде. "Идея хуплау тапты, моның нәтиҗәсендә...

Россия хөкүмәте 2020нче елдан барлык автомобильләргә "кара тартма" кую идеясен хуплады. "Кара тартмалар" ГЛОНАСС системасы ярдәмендә транспорт чараларының хәрәкәт юнәлешләре турындагы мәгълүматны яздырып барачак. Бу хакта "Известия " яза.

Навигацион мәгълүмат җыю бердәм системасын булдыру идеясе РФ транспорт министры урынбасары Алексей Цыденов тарафыннан тәкъдим ителде.

"Идея хуплау тапты, моның нәтиҗәсендә Сәнәгать министрлыгына, Траспорт министрлыгына, Икътисад министрлыгына, Элемтә министрлыгына һәм ГЛОНАСС дәүләт компаниясенә кыска вакыт эчендә бердәм системаны булдыруга багышланган чаралар планын эшләү йөкләнде. Йөкләмә вице-премьер үткәргән киңәшмәдә яңгырады", - дип яза газета. "Кара тартмалар" ядәмендә шулай ук юл иминлеге кагыйдәләрен бозуларны да яздырып булачак, соңыннан бозучыларны административ җаваплылыкка тартып булачак.

Газета хәбәр итүенчә, бердәм система (ЕГСНИ) өчен база булып ЭРА-ГЛОНАСС системасы кулланылачак, аның терминаллары 2020нче елдан чыга башлаучы барлык автомобильләргә куелачак. Шунысын да искәртү кирәк - ЭРА системасы 2016 елның 1 гыйнварыннан гамәлдә, кайбер автомобиль җитештерүчеләр яңа машиналарга аның терминалларын урнаштыра башлады инде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев