Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

2017 елда тормыш өчен кирәкле булган һәм мөһим дарулар исемлеге расланды

Аңа дөнья базарында булмаган берничә инновацион препарат та кертелгән. Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев 2017 елда тормыш өчен кирәкле булган һәм мөһим дарулар исемлеген раслады, дип хәбәр итә "Интерфакс" агентлыгы. "Ул шундый калын документ. Хөкүмәт ел да шундый исемлек раслый. Бу шушы исемлектәге препаратлар бәяләрен, спекуляцияләр булмасын дип, контрольдә тотар өчен...

Аңа дөнья базарында булмаган берничә инновацион препарат та кертелгән.
Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев 2017 елда тормыш өчен кирәкле булган һәм мөһим дарулар исемлеген раслады, дип хәбәр итә "Интерфакс" агентлыгы.
"Ул шундый калын документ. Хөкүмәт ел да шундый исемлек раслый. Бу шушы исемлектәге препаратлар бәяләрен, спекуляцияләр булмасын дип, контрольдә тотар өчен кирәк", - дип искәрткән бүген вице-премьерлар белән очрашуда Хөкүмәт башлыгы.
Моннан тыш, Медведев сүзләренчә, ул дарулар кешеләр алырлык булуы мөһим. Соңгы вакытта исемлек күпкә ачыграк һәм һөнәри бергәлек катнашында формалаша, дип искәртеп, Премьер-министр аның кайсы даруларга чынлыкта ихтыяҗ булуын, бәя формалашуның торышын, субъектларның теге яки бу дарулар белән ни дәрәҗәдә тәэмин ителгән булуын ачыклау мөмкинлеге бирүен белдерде.
Вице-премьер Ольга Голодец билгеләп үткәнчә, соңгы 2 елда тормыш өчен кирәкле булган һәм мөһим дару препаратлары (ЖНВЛП) исемлеге зурайтылган: аңа тагын 96сы өстәлгән. Хәзерге вакытта 646 халыкара патентланмаган атама исәпләнә, шуның бәрабәренә дарулар буенча ярдәм гарантияләнә.
Бу уңайдан Медведев искәрткәнчә, "халыкара патентланмаган атама", чынлыкта, - ул химик формула, бер үк даруларның атамалары төрле булырга мөмкин, чөнки төрле предприятиедә чыга, еш кына ниндидер өстәмәләре була. Икенче төрле әйткәндә, дарулар, химик атамаларга караганда, күбрәк чыгарыла, диде Премьер-министр.
Голодец сүзләренчә, 2014 елдан башлап югарыда әйтелгән исемлекне формалаштыруда яңа тәртип гамәлдә. Сәламәтлек саклау министрлыгы карамагында эшли торган комиссия эшендә 46 экспертиза учреждениесе катнаша.
Соңгы елларда исемлектә илебездә җитештерелгән препаратлар күләме артуы мөһим, дип саный Голодец. Россия фармацевтика сәнәгате һәм импортны үз товарларыбыз белән кысрыклау программасы үсеше нәтиҗәсендә, илебездә җитештерелә торган препаратлар өлеше соңгы елда гына да 2015 елдагы 72 проценттан 2016 да 76,8 процентка артты, диде ул.
Россиядә эшләнеп, инде базарда булган препаратларны теркәүдән тыш, тормыш өчен кирәкле булган һәм мөһим дарулар исемлегенә дөнья базарында булмаган берничә инновацион препарат та кертелгән. Аларны илебездәге компанияләр җитештерә. "Бу ил фарминдустриясе үсешендә җитди адым", - дип игътибарны юнәлтте вице-премьер Голодец.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев