Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

2017 елда торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләренә тарифлар 4,9 процентка артырга мөмкин

Халыктан кала кулланучыларның башка категориясе өчен газ бәясе алай тиз артмаячак. оссия Хөкүмәте торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләренә, электрга һәм газга бәяләрне фаразланган инфляция дәрәҗәсендә арттыру мөмкинлеген карый. Бу хакта "Газета.ру" якындагы өч елга Россия социаль-икътисадый үсеше фаразларына сылтама белән хәбәр итә. Аерым алганда, киләсе елдан торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләренә тарифларны 4,9 процентка...

Халыктан кала кулланучыларның башка категориясе өчен газ бәясе алай тиз артмаячак.

оссия Хөкүмәте торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләренә, электрга һәм газга бәяләрне фаразланган инфляция дәрәҗәсендә арттыру мөмкинлеген карый. Бу хакта "Газета.ру" якындагы өч елга Россия социаль-икътисадый үсеше фаразларына сылтама белән хәбәр итә.

Аерым алганда, киләсе елдан торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләренә тарифларны 4,9 процентка арттырырга мөмкин, ә бер елдан - 4,4 процентка, 2019 елда - 4,1 процентка.

Шул ук вакытта басма газ һәм коммуналь хезмәтләр өчен мондый үсеш 1,5 тапкыр югары дип билгеләп үтелә.

Моннан тыш, халыктан кала кулланучыларның башка категориясе өчен газ бәясе тиз артмаячак дип белдерелә.

Якындагы өч елга сәнәгать предприятиеләре өчен тарифлар "сыгылмалы" формулада исәпләнә. Бу категориядәге кулланучылар өчен 2017 елда бәя үсеше 2,9 процент тәшкил итәчәк, 2018 елда - 2,4, 2019 елда - 2,1 процент.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев