Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

2017 елда социаль пенсиянең уртача күләме билгеле

Россия Президенты Владимир Путин 2017 елга һәм планлы 2018 һәм 2019 елларга Россия Пенсия фонды бюджеты турындагы законга кул куйды. Шул хактагы документ хокукый мәгълүмат порталында бастырылды, дип хәбәр итә ТАСС. Россия Пенсия фонды бюджетында инфляциянең фаразлама дәрәҗәсе 5,8 процент тәшкил итү ихтималы исәпкә алынган. Шулай ук эшләмәүче пенсионерларның иминият...

Россия Президенты Владимир Путин 2017 елга һәм планлы 2018 һәм 2019 елларга Россия Пенсия фонды бюджеты турындагы законга кул куйды.
Шул хактагы документ хокукый мәгълүмат порталында бастырылды, дип хәбәр итә ТАСС.
Россия Пенсия фонды бюджетында инфляциянең фаразлама дәрәҗәсе 5,8 процент тәшкил итү ихтималы исәпкә алынган. Шулай ук эшләмәүче пенсионерларның иминият пенсияләре дә исәптә. Иминият пенсиясенә билгеләп куелган түләүләр 2017 елның 1 февраленнән 2016 ел инфляциясе дәрәҗәсенә күтәреләчәк.
Дәүләтнең пенсия тәэминаты буенча пенсияләр, шул исәптән социаль пенсияләр, 2017 елның 1 апреленнән эшләүче пенсионерларга да, эшләмәүчеләренә дә 2,6 процентка артачак. Нәтиҗәдә, 2017 елда социаль пенсиянең уртача еллык күләме 8 803 сум (пенсионерның яшәү минимумына карата 103,1 процент) була. Инвалид балалар һәм балачактан 1 нче төркем инвалидларның социаль пенсиясенең уртача күләме 13 349,2 сум тәшкил итә.
Чыганак - Шәһри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев