Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

2017 елда Россия автомобиль җитештерү сәнәгате дәүләт ярдәменнән колак кагарга мөмкин

Ике ел дәвамында паркны яңарту программасы, сатучылар өчен ташламалар бирелү сәбәпле, автомобильләргә ихтыяҗ тудырды Киләсе елда Россия автомобиль җитештерүчеләре паркны яңарту программасы буенча дәүләт ярдәменнән колак кагарга мөмкин. Ике ел дәвамында паркны яңарту программасы, сатучылар өчен ташламалар бирелү сәбәпле, автомобильләргә ихтыяҗ тудырган иде. Бу хакта «Коммерсантъ» яза. Басма чыганаклары мәгълүматлары...

Ике ел дәвамында паркны яңарту программасы, сатучылар өчен ташламалар бирелү сәбәпле, автомобильләргә ихтыяҗ тудырды Киләсе елда Россия автомобиль җитештерүчеләре паркны яңарту программасы буенча дәүләт ярдәменнән колак кагарга мөмкин. Ике ел дәвамында паркны яңарту программасы, сатучылар өчен ташламалар бирелү сәбәпле, автомобильләргә ихтыяҗ тудырган иде. Бу хакта «Коммерсантъ» яза. Басма чыганаклары мәгълүматлары буенча, Россия Хөкүмәтендә 2017 елда автомобиль сәнәгатенә ярдәм итү чаралары турында фикерләшә башлаганнар. Бюджет акчалары кыскартылу аркасында, бу чаралар да гамәлдән чыгарылырга мөмкин. Беренче чиратта бу паркны яңарту программасына кагыла, аның кысаларында яңа автомобильләргә ташламаларның 40 мең сумы субсидия белән кайтарыла, иске машиналарны утильләштергәндә яки trade-in тапшырганда - 350 мең сум. Әлегә карар юк, ул октябрь-ноябрьдә кризиска каршы фонд күләме билгеле булгач кабул ителәчәк. Россия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының моңа карта фикере билгеле түгел. Элегрәк ведомство башлыгы Денис Мантуров киләчәккә ярдәм чаралары ел ахырында тәкъдим ителәчәк дип белдергән иде. Паркны яңарту программасы 2014 елның сентябрендә автобазарга ярдәм итү өчен кертелгән беренче чара иде дип искәртә басма. 2015-2016 елларда бу максатларга 22,5 әр млрд сум бүлеп бирелгән. Хәзергә йөк һәм җиңел автомобильләр сату кими бара. "КАМАЗ"да йөк машиналарының 10-20 проценты ташламалы лизингны кертеп дәүләт ярдәме белән сатылган. Әмма утильләштерүгә ихтыяҗ зур булган. "Иске автомобиль өчен - 400 мең сум югары ташлама", - дип билгеләп үттеләр Татарстан предприятиесендә. Субсидияләрне билгеләү үтә күренмәле булмау сәбәпле, Хөкүмәттә канәгатьсезлек уята һәм программаны гамәлдән чыгаруга китерергә мөмкин. Программаны дәвам итүгә Икътисад министрлыгы да каршы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев