Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

16 яшькә кадәрге һәр балага 10 мең сум

РФ Президенты россиялеләргә мөрәҗәгатендә 3 яшьтән 16 яшькә кадәрге һәр балага бер тапкыр 10 мең сум күләмендә акча түләнәчәге хакында игълан итте.

Татарстанда 3 яшьтән 16 яшькә кадәрге бала тәрбияләүче гаиләләр 10 мең сум күләмендә пособиене 1 июньнән ала башлаячак. Аны алу тәртибен аңлатуны сорап, без Биектау районы Пенсия фонды бүлеге җитәкчесе урынбасары Рөстәм Салиховка мөрәҗәгать иттек.

- Рөстәм Илгизович, аңлатып үтегез әле, мондый пособие кемнәр өчен билгеләнгән?

- Бер тапкыр бирелә торган 10 мең сумлык пособие ана капиталын алучыларга гына түгел, 2004 елның 11 маеннан 2017 елның 30 июненә кадәр туган балаларга туры килә. Быел 11 майдан соң 16 яше тулучылар бу категориягә керә.

- Әлеге пособиене кайчан алырга мөмкин?

- Пособие 2020 елның 1 июненнән бирелә башлый. Әмма гаиләләрнең пособие түләүне сорап мөрәҗәгать итү өчен биш айга якын вакыты бар. Гаризалар 1 октябрьгә кадәр кабул ителәчәк. Акчаны 1 июньнән түли башлаячаклар.

- 16 яше тулган балаларга пособие биреләме?

- Балага 11 майга кадәр 16 яшь тулган икән (РФ Президентының 317 нче Указы гамәлгә кергән көн), бу балага пособие түләнми. Әйткәнемчә, агымдагы елның 11 маеннан 30 июненә кадәр 16 яше тулган балага гына бирелә.

- Пособие гаиләдәге һәр балага биреләме?

- Әйе, һәр балага бирелә. Ике балага - 20 мең сум, 3 балага - 30 мең сум….

- Ана капиталына хокукы булмаган гаиләләр бу акчага дәгъва кыла аламы?

- Әйе. Әлеге пособие ана капиталына бәйле рәвештә түләнми.

- Чит илләрдә яшәүче Россия гражданнарының бу акчаны алырга хокукы бармы?

- Кызганычка каршы, юк. Бер тапкыр бирелә торган пособие Россия территориясендә яшәүче гаиләләргә генә бирелә. Әгәр кем дә булса элек чит илдә яшәп, бүгенге көндә Россиядә яши икән, андыйлар бүгенге көндә үзләренең кайда яшәгәнлекләрен документлар белән исбатларга тиеш була.

- Әйтик, балага июнь ахырында 16 яшь тула, ди. Ул бала пособие алырга хокуклымы?

- Әлбәттә, балага 16 яшь 30 июньдә тулса, ул балага пособие бирелә

- Шундый ук очракны тәгаенли торган тагын бер сорау: апрель - июнь айларында балага 3 яшь тулган очракта аңа ай саен бирелә торган һәм бер тапкыр бирелә торган пособиеләр түләнәме?

- Балага апрель аенда 3 яшь тулса, гаилә апрель ае өчен ай саен түләнә торган 5 мең сумны да ала һәм 1 июньнән соң бер тапкыр түләнә торган 10 мең сумны да ала. Әгәр балага 3 яшь май аенда тула икән, әлеге гаилә апрель һәм май айлары өчен ай саен түләнә торган 5 меңне ала (2 айга - 10 мең сум), балага 3 яшь июнь аенда тулган очракта ай саен түләнә торган 5 меңне 3 ай өчен ала (барлыгы 15 мең сум). Шуларга өстәп бер тапкыр бирелә торган 10 мең сум да түләнә.

- Рөстәм Илгизович, әйтеп үтегез әле, әлеге түләүләр нинди фондтан түләнә?

- Бер тапкыр түләнә торган акча федераль бюджеттан өстәмә ярдәм буларак килә.

- Мондый түләү гаилә кеременә бәйлеме?

- Юк. Бер тапкыр түләнә торган акча гаилә кеременә, гаилә әгъзаларының эшләвенә яисә эшләмәвенә, төрле социаль түләүләр алуына бәйле түгел. 10 мең сум 3 яшьтән 16 яшькә кадәрге балалары булган һәр гаиләгә бирелә.

- Әлеге пособиене алу өчен гариза бирү тәртибе белән таныштырып үтсәгез иде.

- Гаризаны Дәүләт хезмәтләре порталы аша махсус сервис ярдәмендә тапшырырга мөмкин (https://posobie16.gosuslugi.ru/). Аны тутырганда бик тә игътибарлы булырга кирәк. Гаризаларны шулай ук күп функцияле үзәкләр һәм Пенсия фондының клиент хезмәте аша да бирергә мөмкин. Әмма моның өчен алдан язылып кую мөһим.

- Бер тапкыр түләнә торган акчаны алу өчен баланың әтисе гариза яза аламы?

- Әлбәттә, баланың туу турындагы таныклыгында әтисе буларак язылган кеше гариза бирә ала. Әгәр инде гаризаны баланың әтисе дә, әнисе дә язган икән, бу очракта кем беренче язган, акча шуның исеменә бирелә.

- Ә баланы опекага алган кеше гариза бирә аламы?

- Әйе. Моның өчен опекун шәхсән җирле Пенсия фонды бүлегенә яисә күп функцияле үзәккә килеп гариза бирергә тиеш.

- Күпләрне кызыксындырган тагын бер сорау: гаризаны рәсми теркәлмәгән урыннан - вакытлыча яшәү урыныннан биреп буламы?

- Алай да була. Үзегез яши торган җирлектәге теләсә кайсы Пенсия фондына мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Гаризаны сезнең законлы вәкилегез дә бирә ала.

- Гаризаны кайсы вакытка кадәр бирергә мөмкин?

- Гаиләләрнең пособие түләүне сорап мөрәҗәгать итү өчен биш айга якын вакыты бар, гаризалар 1 октябрьгә кадәр кабул ителәчәк. Бернинди өстәмә документлар да тәкъдим итәргә кирәкми

- Рөстәм Илгизович, әгәр гаиләдә берничә бала булса, гаризаны аларның һәрберсе өчен язарга кирәк булачакмы?

- Гаилә исеменнән бары тик бер генә гариза языла.

- Гаризаны биргәндә нәрсәләргә игътибар итәргә кирәк?

- Иң мөһиме, гариза бирүче Россия Федерациясе гражданины булырга тиеш. РФ гражданлыгын югалткан кешенең мондый ярдәмне алырга хокукы юк.

Даими рәвештә чит илдә яшәүче гаиләгә дә пособие бирелми;

- опекуннар бер тапкыр түләнә торган пособиегә гариза язганда шәхсән үзләре Пенсия фондының клиент хезмәтенә яисә күп функцияле үзәкләргә мөрәҗәгать итәргә тиеш;

- гариза язучы гаризада үзенең банк исәп-хисап счетын күрсәтергә тиеш. Башка кешенең счетына акча җибәрелми.

Бер тапкыр бирелә торган акча түләнми торган гражданнар да бар. Аларга ата-ана хокукыннан мәхрүм ителгән кешеләр керә. Бала үлеп киткән очракта да пособие түләнми. Дөрес мәгълүмат бирмәгән, документларны таләбенчә тутырмаган гражданнар да пособие ала алмый.

- Акчаны кулга алу тәртибе белән дә таныштырып үтегез инде.

- Коронавирус таралу куркынычы булган очракта гражданнарның почтага яисә башка урынга барып акча алуы тыела. Шул сәбәпле акча гаризада күрсәтелгән банк реквизитлары буенча гариза язучының счетына гына килә.

- Рөстәм Илгизович, аңлатмаларыгыз өчен Сезгә зур рәхмәт.

Әңгәмәне Гүзәл ГАЗИЗУЛЛИНА алып барды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев