Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

12 гыйнвар - прокуратура хезмәткәрләре көне

2022 елның 12 гыйнварында Россия прокуратурасына 300 ел тула. Россия прокуратурасының тарихы 1722 елның 12 гыйнварында Петр 1 Указы белән башлана. Император Сенатның беренче генерал-прокуроры итеп Павел Ягужинскийны билгели.

Прокуратура император исеменнән дәүләт учреждениеләренең эшенә һәм дәүләт карарларының үтәлешенә һәрдаим күзәтчелек оештыру, җирле законнарның империянекенә туры килүен һәм властьтан законсыз файдалануга каршы көрәш максатында оештырыла.

Бүгенге көндә дә дәүләтнең закон сагында торып, гаделлек тәэмин итә торган органнарының берсе, әлбәттә, прокуратура. Биредә хезмәт куючыларның эшчәнлекләре тормышның барлык өлкәләренә дә кагылып, халыкның, дәүләт һәм җәмгыятьнең хокукларын, иреген саклауга, яклауга юнәлтелгән. Менә 300 ел инде Россия Федерациясе прокуратурасы Россия Федерациясе Конституциясен һәм ил территориясендә гамәлдә булган законнарның үтәлешен Россия Федерациясе исеменнән тормышка ашыра торган бердәм федераль үзәкләштерелгән органнар системасы. Бүген прокуратура куәтле хокук саклау мөмкинлекләренә ия. Нәкъ менә шуңа күрә хокуклары һәм мәнфәгатьләре бозылган гражданнар ярдәм сорап прокуратурага мөрәҗәгать итә.

Җинаятьчелек һәм коррупция белән аяусыз көрәш, гражданнарның хокукларын яклау, икътисади иминлекне саклау - болар безнең көндәлек эшләрнең кайберләре генә. Халыкның дәүләт законнарына ышануы һәм аларга таянуы безнең хезмәт нәтиҗәсе.

Биектау районы прокуратурасы хезмәткәрләре дә тормышның барлык юнәлешләре буенча законнарның үтәлешен тәэмин итүдә максималь көч куеп эшлиләр. Безгә хокукларын яклауны үтенеп аерым кешеләр дә, юридик затлар да бик күп мөрәҗәгать итә. Без бер генә гаризаны да читтә калдырмыйбыз. Узган ел район прокуратурасы тарафыннан 661 хокук бозу очрагы ачыкланды. Биектау районы судына 93 дәгъва бирелде, 7 җинаять эше, 36 административ эш кузгатылды, закон бозуларга чик кую максатыннан 271 тәкъдим кертелде, 81 хокукый актка протест белдерелде. Район прокуратурасына хезмәткә хокукны яклау, сәламәтлек саклау һәм мәгариф системасы хезмәткәрләренең хокукларын яклау буенча да саллы гына эш башкарылды. Балигъ булмаганнар, пенсионерлар, инвалидлар хокукларын яклау прокуратураның өстенлекле бурычларының берсе булып тора.

Эшмәкәрләрнең хокукларын яклау, әйләнә-тирә мохитне, табигатьне саклау, табигать байлыкларыннан файдалану, торак-коммуналь хуҗалыгы эшчәнлеге, төзелеш сферасы, җирдән файдалану һәм башка юнәлешләр прокуратураның даими күзәтүе астында тора.

2021 елда Биектау районы прокуратурасы тарафыннан 1015 мөрәҗәгать каралды.

П р о к у р а т у р а н ы ң о п е р а т и в хезмәткәрләре һәр мөрәҗәгатьне җентекләп тикшерәләр, закон бозу очракларын оператив рәвештә контрольгә алалар. Район прокуроры даими рәвештә гражданнарны кабул итә.

Узган ел эшчеләренә хезмәт хакын тоткарлаган предприятиеләр даими күзәтү һәм тикшерү астында булды. Прокуратура халыкка 10,5 млн сумлык хезмәт хакын алырга ярдәм итте. Процессуаль эшчәнлек өлкәсендә прокурор күзәтчелеген камилләштерү юнәлешендәге мәсьәләләр беркайчан да үзенең актуальлеген югалтмый. Чөнки хокук бозуларны, җинятьләрне тикшерү, закон бозуны ачыклаган вакытта һәм суд эшендә гаделсезлек очраклары килеп чыкканда гражданнарның конституцион хокукларын яклау прокуратура хезмәткәрләренең намус эше. Узган ел дәлилләнмәгән сәбәпләр аркасында җинаять эше кузгатылмый калган 181 карар район прокуратурасы тарафыннан кире кагылды. Суд утырышында прокурорларның да катнашуы гадел хөкем чыгаруда ярдәм итә. 2021 елда район прокуратурасы хезмәткәрләре 206 җинаять эшенә дәүләт гаепләвен хуплады, 131 гражданлык эшен карауда катнашты.

Массакүләм мәгълүмат чаралары белән үзара аңлашып эшләү прокуратураның аеруча мөһим эш юнәлеше булып тора. Район газеталарында, интернет ресурсларда прокуратура эшчәнлеге турында даими рәвештә материаллар, мәгълүматлар урнаштырыла. Прокуратура хезмәткәрләре район халкы алдында да аңлату чаралары уздыра.

Биектау районы прокуратурасы тулысынча цифрлы форматка күчте. Бу, үз чиратында, прокуратура эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген арттырырга ярдәм итә.

Район прокуратурасында үз эшләренә җаваплы караучы, югары һөнәри осталыкка ия хезмәткәрләр тупланган. Һөнәри бәйрәмебез уңаеннан прокуратура ветераннарына закончалыкны һәм хокук тәртибен ныгытуга керткән өлешләре өчен аерым рәхмәт әйтәбез.

Биектау районы прокуратурасы җирле үзидарә органнарының һәм район җитәкчелегенең даими ярдәмен һәм теләктәшлеген тоеп эшли.

Коллективны һәм прокуратура ветераннарын һөнәри бәйрәмебез белән тәбрикләп, эшләрендә уңышлар, тыныч, имин тормыш, сәламәтлек, гаилә бәхете телим.

Антон ВАСЮТИН, Биектау районы прокуроры вазыйфаларын башкаручы, юстициянең кече киңәшчесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев