Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

112 хезмәте проблеманы тиз хәл итә

Биектау Тау тимер юл станциясендә яшәүче Смолякова Клавдия Евдокимовнаның узган ел ахырыннан бирле тынычлыгы югалган. Сәбәбе - ул яши торган йортның җилләтү системасы сафтан чыккан. Тиешле хезмәт күрсәтә торган оешмаларга даими шалтыратулар бернинди нәтиҗә бирмәгән. Иң соңгы чиктә ул 112 номерына шалтыратып ярдәм сорарга мәҗбүр булган. Клавдия Евдокимовна яши торган...

Биектау Тау тимер юл станциясендә яшәүче Смолякова Клавдия Евдокимовнаның узган ел ахырыннан бирле тынычлыгы югалган. Сәбәбе - ул яши торган йортның җилләтү системасы сафтан чыккан. Тиешле хезмәт күрсәтә торган оешмаларга даими шалтыратулар бернинди нәтиҗә бирмәгән. Иң соңгы чиктә ул 112 номерына шалтыратып ярдәм сорарга мәҗбүр булган.

Клавдия Евдокимовна яши торган Чернышевский урамындагы йортта түбәдән төшкән кар йортны җилләтү системасын сафтан чыгарган. 27 декабрьдән ул коммуналь проблема төенен ничек чишәргә белми аптырап йөри. Тегендә бара, монда сугыла, төрле урыннарга шалтыратып карый - әмма нәтиҗә күренми. "Мин "Вавилон" идарә компаниясенә шалтыратып карадым, - ди Клавдия Смолякова. - Алар проблеманы Яңа елга кадәр үк хәл итәчәкбез дип вәгъдә бирделәр. Яңа ел бәйрәмнәреннән соң яңадан шунда ук шалтыраттым. Әмма телефоннан миңа "безгә шалтыратмагыз, безнең оешма әлеге проблеманы хәл итү белән шөгыльләнми", диделәр. Авыл Советы да проблеманы үз өстеннән бик шома гына төшереп куйды. Идарә компаниясе җитәкчесе дә проблеманы үзенеке дип танымады. Түбәдәге кар - алар проблемасы, ә шул кар тудырган проблема идарәнеке түгел, имеш".

"Безнең карамакта йортлар бик күп, барысын да вакытында карап бетерергә өлгереп тә булмый, - ди «Вавилон» идарә компаниясе директоры Ильшат Шакиров.

Килеп туган башваткычтан чыгу юлын Смолякова Клавдия үзе үк эзләп таба: ул 112 хезмәтенә шалтырата. 2-3 сәгать эчендә ай буена сузылган проблема хәл ителә.

"Хәзер инде йортта яшәүчеләргә бернинди куркыныч та янамый, - ди районның янгын-коткару гарнизоны башлыгы Азат Кәлимуллин. - Әмма бу безнең өчен бер кисәтү булып тора. Һәр кимчелекне вакытында төзәтергә кирәк. Карны вакытында чистартмасаң, мондый аяныч хәлләр даими кабатланып торачак".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев