Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

1 сентябрьдән автомобиль йөртү таныклыгы алу өчен имтиханны тапшыру тәртибе үзгәрде

1 нче сентябрьдән автомобиль йөртү таныклыгына имтиханнар тапшыруда яңа кагыйдәләр гамәлгә кертелде. Бу хакта 2015 нче елның 20 нче октябреннән үз көченә кергән Россия Эчке эшләр министрлыгы фәрманында әйтелә. Хәзер имтиханның теоретик өлешендә һәр хата өчен тагын өстәмә 5 сорауга җавап бирергә туры киләчәк. Моңарчы 20 сорауның, ким дигәндә, 18енә...

1 нче сентябрьдән автомобиль йөртү таныклыгына имтиханнар тапшыруда яңа кагыйдәләр гамәлгә кертелде.
Бу хакта 2015 нче елның 20 нче октябреннән үз көченә кергән Россия Эчке эшләр министрлыгы фәрманында әйтелә.

Хәзер имтиханның теоретик өлешендә һәр хата өчен тагын өстәмә 5 сорауга җавап бирергә туры киләчәк. Моңарчы 20 сорауның, ким дигәндә, 18енә җавап бирергә кирәк иде. Ике хата бер үк сораулар блогыннан булырга тиеш түгел. Өстәмә сорауларга ялгыш җавап кичерелми. Шулай итеп, 2 хата китә икән, барлыгы 30 сорауга җавап бирергә кирәк булачак дигән сүз.

Машина йөртү мәйданында элеккечә 3 түгел, ә 5 күнегү эшләп күрсәтергә кирәк булачак. Инспектор элек имтихан бирүче янәшәсендә машина эчендә утырган булса, хәзер күнегү эшләнүен читтән күзәтәчәк. Шәһәргә чыгып йөртү имтиханы 5 балл буенча бәяләнә. Имтиханны механик, шулай ук автомат тизлекне алмаштыру тартмасымы булган автомобильләрдә тапшырырга ярый. Әмма бер шарты бар: әгәр йөртүченең таныклыгы һәм стажы бар икән, ә имтиханны, мәсәлән, автомат системалы машинада тапшырса, аңа "механика" системалы машина руле артына утыру тыела. Моның өчен ул башта сынау тапшырырга тиеш.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев