Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

1 июльдән яңа төр пособиеләр. Аны кемнәр алачак?

1 июльдән ай саен түләнә торган яңа төр пособиеләргә гаризалар кабул итү башлана. Гаризаны июль аенда биргән кешеләргә пособие - июль аеннан, август аенда биргәннәргә август аеннан түләнә башлый.

Яңа төр түләүләр ялгыз әти-әни белән тәрбияләнүче 8 яшьтән 17 яшькә кадәрге балалары булган гаиләләргә, суд карары белән алимент алырга тиешле, ләкин нинди дә булса сәбәп белән аны ала алмаучы гаиләләргә, алимент алганнан соң да мохтаҗ булып калучыларга, шулай ук иртә срокларда учетка баскан йөкле хатыннарга билгеләнә. Ике төр түләүнең дә күләме региондагы яшәү минимумына бәйле. “Тулы булмаган гаиләләргә - балага билгеләнгән яшәү минимумының 50 проценты, йөкле хатын-кызларга хезмәт яшендәгеләргә билгеләнгән яшәү минимумының 50 проценты түләнә, - дип аңлатып үтте Пенсия фондының Биектау районы клиентлар белән эшләү хезмәте җитәкчесе урынбасары Рөстәм Салихов. - Татарстан Республикасында тулы булмаган гаиләдә тәрбияләнүче балага түләү айга 4997, 5 сум, йөкле хатынкызларга 5311 сум тәшкил итә”.

Гаризаны ике төрле юл белән тапшырырга мөмкин. Аны дәүләт хезмәтләре порталы аша - электрон рәвештә, яки яшәү урыны буенча урнашкан Пенсия фондына барып кулдан да язарга була. Коронавируска бәйле вазгыятьне истә тотып, гаризаларны электрон рәвештә тапшырырга киңәш ителә.

Дәүләт хезмәтләре порталы аша гариза тапшыруның бер авырлыгы да юк. Моның өчен иң элек www.gosuslugi. ru адресы буенча порталны ачып, андагы шәхси кабинет аша «Россия Пенсия фонды хезмәтләре» бүлеген табабыз. Шундагы «Социаль түләүләр» дигән төймәгә басып, үзебезгә тиешле пособие төрен табып, шунда күрсәтелгән гаризаны тутырабыз. Дәүләт хезмәтләре порталы аша эш иткәндә, пособие өчен шушы бер гаризаны язу да җитә. Аны турыдан-туры Пенсия фондына барып язган очракта документларның күчерелмәләре дә кирәк булачак. Мәсьәлә уңай хәл ителгәндә акча үз вакытында кешенең исәп-хисап счетына күчерелә. Әгәр гариза язучының яңа төр пособие алыр өчен тулы нигезе юк икән, бу очракта 1 көн дәвамында аңа ни өчен пособие бирелмәве турында язма хәбәр киләчәк.

“Пособие алуга гариза язганда гаиләнең керем күләме мөһим шарт булып тора. Кагыйдә буенча, ул җан башына 9955 сумнан, ягъни яшәү минимумыннан артмаска тиеш”, - дип билгеләп үтте Пенсия фондының Биектау районы клиентлар белән эшләү хезмәте җитәкчесе урынбасары Рөстәм Салихов.

Шулай ук пособие алу өчен гаиләнең хисап чорында нинди дә булса кереме булу шарт: хезмәт хакы, пенсия, стипендия, үзмәшгульлек, авторлык гонорары һәм башкалар. Әгәр мондый керемнәр булмаса, пособиеләр бирелмәячәк.

Түбәндәге категория гражданнарга гына бу очракта ташлама ясала:

- 3 яшькә кадәрге бала белән өйдә утыру;

- инвалид бала яки өлкән кешене карау, 80 яшьтән өлкәнрәкләрне карау;

- 2 3 я ш ь кә к а дә р г е гражданнарның көндезге бүлектә укуы;

- 3 айдан артыг р ак дәвалану;

Реклама

- армиядә хезмәт итү һәм демобилизациядән соң 3 ай вакыт;

- иректән мәхрүм ителү һәм азат ителгәннән соң 3 ай вакыт;

- әти яисә әни генә булу (берсе үлгән яисә хәбәрсез югалган, документларда күрсәтелмәгән);

- эшсезлек, ләкин 6 айдан да артык булмаган вакытта мәшгульлек үзәгендә исәптә тору.

- күп балалы булу.

Яңа төр пособиегә, балалардан тыш, йөкле хатынкызлар да дәгъва кыла ала. Моның өчен булачак әнинең йөклелек срогы - 6 атна һәм аннан да зуррак булырга, ул 12 атнага кадәр йөклелек буенча медицина оешмаларына исәпкә баскан булырга тиеш. Яңа төр пособие хатын-кыз бала тапканчы түләнәчәк. Тагын шунысы да бар: хатынкыз йөклелекнең 10-14 атналык, 18-22, 30-32 атналык чорында медицина оешмасына килеп, үзенең йөкле булуын дәлилләп торырга тиеш. Юкса, аңа пособие түләү туктатылачак. Табибка күренеп, йөклелекне раслагач, түләүләр дәвам итәчәк.

Сүз уңаеннан, август аенда республикада 6-18 яшьлек инвалид бала тәрбияләүче гаиләләргә дә бер тапкыр 10000 сум пособие биреләчәк. Аны алу өчен гаризалар 15 июльдән кабул ителә башлый.

Галия ИЛДАРОВА

Белешмә

2021 елның 1 июленнән барлык төр социаль түләүләр бары “Мир” картасына гына күчерелә. Ана капиталына дәүләт сертификатлары һәм икенче бала туу уңаеннан ай саен түләнә торган пособие дә “Мир” картасына күчерелә. Социаль түләүләрне банк счетына - саклау кенәгәсенә күчерүчеләргә, пенсияләрне Россия почтасы аша алучыларга, Россия Федерациясеннән читтә яшәүчеләргә мондый карта e булдыру мөһим түгел.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев