Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Прокуратура –законлылык һәм тәртип гаранты булып хезмәт итә

Россия Федерациясе прокуратурасы хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен Борис Ельцин Указы нигезендә 1996 елдан бирле билгеләп үтә. Россия Федерациясенең беренче Президенты 1995 елның 29 декабрендә чыккан карары белән Россия Федерациясе Прокуратура хезмәткәрләре көнен гамәлгә куя. Россия прокуратурасы 1722 елның 12 гыйнварында Петр-1 Указы белән гамәлгә кертелгән була. 2018 елның 12 гыйнварында...

Россия Федерациясе прокуратурасы хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен Борис Ельцин Указы нигезендә 1996 елдан бирле билгеләп үтә. Россия Федерациясенең беренче Президенты 1995 елның 29 декабрендә чыккан карары белән Россия Федерациясе Прокуратура хезмәткәрләре көнен гамәлгә куя.

Россия прокуратурасы 1722 елның 12 гыйнварында Петр-1 Указы белән гамәлгә кертелгән була. 2018 елның 12 гыйнварында прокуратура оешуга 296 ел тула.

Дәүләтнең мөһим органы буларак, прокуратура менә инде өч гасыр дәвамында диярлек гражданнарның иреге һәм конституцион хокуклары, дәүләт һәм иҗтимагый мәнфәгатьләре сагында тора. Бу елларда прокуратура иң егәрлекле хокук саклау потенциалына әверелде.

Атаклы рус юристы А.Ф.Кони әйткәнчә, прокурор - ул үзенчәлекле зат. Ул мораль яктан альп тауларында яткан кардан да чиста булырга тиеш.

Бүгенге көндә прокуратура дәүләтне намуссыз, закон бозучы гражданнардан һәм гражданнарның үзләрен дәүләтнең гаделсезлегеннән саклау вазифасын башкара. Прокуратура - җәмгыятебездәге законлылык һәм тәртип гарантларыннан берсе.

Бүген прокуратураны кеше теләсә нинди проблемалар белән мөрәҗәгать итә ала торган бердәнбер дәүләт органы дип әйтергә мөмкин.

Былтыр җәмгыять тормышындагы күп кенә мәсьәләләр прокурорларның ныклы игътибарында булды. Район прокуратурасы хезмәткәрләренең эше кеше һәм гражданинның конституцион хокукын һәм иреген, дәүләт һәм җәмәгатьчелек мәнфәгатьләрен яклауга һәм Россия Федерациясе Генераль прокуроры һәм дәүләт җитәкчеләре билгеләгән җинаятьчелеккә каршы һәм башка өстенлекле мәсьәләләрне хәл итүнең нәтиҗәлелеген күтәрүгә юнәлдерелгән иде. Элеккечә, безнең эштә оештырылган җинаятьчелек, коррупция, экстремизм һәм террорчылык, законсыз уен бизнесына каршы көрәш өстенлекле юнәлешләр булып кала.

2017 елда Биектау районы прокуратурасы халык белән бик тыгыз мөгамәләдә эшләде. Шуның нәтиҗәсендә халыкның прокуратура органнарына ышанычы торган саен арта һәм ныгый бара. Узган ел барлыгы халыктан килгән 735 мөрәҗәгать тикшерелде. Районның йөзләрчә гражданнары прокуратурада эштән законсыз төстә җибәрү, хезмәт хакын түләмәү очракларыннан яклау тапты. Закон бозу очракларының күбесе эшкә прокуратура катнашу нәтиҗәсендә бетерелде. Прокуратураның оператив хезмәткәрләре гражданнарга законлы хокукларын якларга ярдәм итте. Район прокуроры халыкны кабул итү көннәре уздырды.

Прокуратура тарафыннан эшчәнлек төрле өлкәләрдә алып барыла. Хезмәт мөнәсәбәтләрендә законлылыкны тәэмин итүгә килсәк, былтыр тикшерүләр барышында хезмәт хакы буенча 7 миллион сумлык бурыч түләттерелгән, 10 җитәкче административ җаваплылыкка тартылган. Юридик затларның хокукларын яклау мәсьәләсе дә көн үзәгендәге мәсьәләләрнең берсе булып тора. Эшмәкәрлек җәмгыяте фикеренчә, бизнес эшләренә нигезсез тыкшынуга каршы иң нәтиҗәле көрәш чараларының берсе булып прокуратура күзәтчелеге тора.

Җинаятьчелеккә каршы көрәшкә тукталсак, прокуратура вәкилләре җинаятьләр корбаннарының хокукларын яклый, җинаятьчеләргә карата гадел хөкем чыгаруга саллы өлеш кертә. Район прокуратурасы хокукый һәм норматив проектларны эшләүдә актив катнаша. Күп кенә мәсьәләләрне хәл итүгә прокуратура юристларының югары квалификациясе нәтиҗәсендә дә ирешелде. Бу массакүләм чаралар үткәргән вакытта җәмәгатьчелек тәртибен урнаштыру, юлларда транспорт куркынычсызлыгын тәэмин итү, төзелештә башбаштаклыкка, законсыз сәүдәгә каршы көрәш, балигъ булмаган үсмерләр арасында хокук бозуларны профилактикалау һәм башкалар...

Район прокуратурасы үзенең эшчәнлеген җирле үзидарә органнары белән тыгыз элемтәдә алып бара. Мондый ысул экстремистик эшчәнлеккә, террорчылыкка каршы көрәштә законнар үтәлеше өстеннән күзәтчелекне көчәйтергә, радикаль агымнарга киртә куюга игътибарны юнәлтергә ярдәм итә. Җинаятьчелеккә каршы көрәштә координацияле гамәлләр аеруча мөһим роль уйный. Барлык хокук саклау органнарының җайга салынган эше генә хокук сакчыларының абруен күтәрергә ярдәм итәчәк. Миграция эшчәнлегендә күзәтчелекне арттыру, гражданнарның конституция хокуклары үтәлеше кебек өстенлекле бурычлар безнең даими күз уңында тора. Торак-коммуналь өлкәдә дә шикаятьләр күп килеп ирешә. Коммуналь хезмәтләрне сыйфатлы һәм өзлексез күрсәтүне, финанс чараларының максатчан сарыф ителүен тәэмин итү мөһим эш булып тора.

Соңгы 4 елда пенсия һәм салым законнарын бозу күренешләренә каршы көрәш аеруча актуальләште. Бу уңайдан районда ведомтсвоара комиссия эше җайга салынды. 2017 елда район мәгариф учреждениеләренең мәгариф өлкәсендә кабул ителгән законнарны ни дәрәҗәдә төгәл үтәүләре даими тикшерү астына алынды.

Узган ел Биектау районы прокуратурасы 83 законсыз хокукый актны дәгъвалады. Районның икътисади мәнфәгатьләрен яклау юнәлешендә төрле органнарда тикшерү уздырылды. Җирле үзидарә органнары җитәкчеләренең җир мәйданнарын максатчан кулланылышы даими рәвештә күзәтү һәм тикшерү уза. Бу юнәлештә җирле органнарда тупас закон бозу очраклары да ачыклана. Узган ел дәвамында барган тикшерүләр нәтиҗәсендә барлыгы 850 закон бозу очрагы теркәлде, 264 күрсәтмә чыгарылды, 238 вазифаи зат - дисциплинар, 32 кеше административ җаваплылыкка тартылды. Судка барлыгы 8 533 мең сумлык 459 гариза бирелде, 7 җинаятьчелек законын бозу очрагы ачыкланды, аларга җинаять эше кузгатылды. Җинаять эше белән бәйле судларда дәүләт гаепләвен яклау прокуратура органнарының төп функциясе булып тора. Район прокурорының суд эшендә катнашуы күп очракта гадел хөкем чыгарырга ярдәм итә. Узган ел 228 шундый эш каралды.

Биектау районы прокуратурасы халык өчен дә ачык булып кала бирә. Эшчәнлегебезнең уңай нәтиҗәләре районның массакүләм мәгълүмат чараларында киң яктыртыла. Прокуратура хезмәткәрләре халыкны хокукый яктан хәбәрдар итү буенча актив эш башкара. Республика прокуратурасының рәсми сайтында да безнең хезмәткәрләрнең язмалары даими басылып тора.

Эшләнгән эш нәтиҗәләре, ирешелгән уңышлар турында озак сөйләп, күп язып булыр иде. Әлеге уңышларга зур өлеш керткән прокуратура хезмәткәрләренә олы рәхмәт сүзләрен җиткерәсем килә.

Бу истәлекле бәйрәм көнендә безнең ветераннарга хөрмәт һәм рәхмәт сүзләре белдерәм. Сез керткән традицияләр һәм яшь буынга тәрбия бирүдә катнашуыгыз, законга тугъры калуыгыз һәм намуслы булуыгыз сезгә чын мәгънәсендә профессиональләр булырга ярдәм иткән. Сезгә нык сәламәтлек, озын гомер, энергия, көч һәм рухи күтәренкелек телим! Прокуратурадагы бүгенге яшь буын вәкилләренең үзләренең остазлары, өлкән буын вәкилләренең традицияләренә сакчыл мөнәсәбәттә булуы сөендерә.

Шулай ук суд һәм хокук саклау органнарындагы коллегаларыбызга хезмәттәшлек өчен рәхмәт белдерәм. Алар ярдәме белән прокуратура органнары алдына куелган бурычларны намус белән үти алдык.

Прокуратура район хакимияте башлыгы, башкарма комитет органнары һәм аларның җитәкчеләре ягыннан күрсәтелгән ярдәмне тоя һәм югары бәяли. Муниципаль берәмлекләр җитәкчеләренең конструктив үзара элемтә ярдәмендә прокуратура бурычлары уңышлы үтәлде.

Хөрмәтле хезмәттәшләр, сезгә районыбыз һәм аның күп милләтле халкы өчен уңышлы эшләвегезне, югары профессиональлек, күтәренке рух телим. Сезгә һәм сезнең якыннарыгызга тынычлык, иминлек, бәхет телим.

Минакдас ШАРАПОВ, Биектау районы прокуроры, юстициянең өлкән киңәшчесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев