Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Фәнис Яруллин ­- батыр йөрәкле әдип.

Биектау районы Мүлмә урта гомуми белем бирү мәктәбендә күпкырлы талант иясе, Татарстанның халык шагыйре Фәнис Яруллинга 80 ел тулуга багышланган искә алу кичәсе булып узды. Бәйрәмне татар теле һәм әдәбият укытучылары Хуҗиева Гөлнур Равилевна һәм Минһаҗетдинова Розалия Фәйзерахмановна әзерләделәр. Кичәдә шагыйрьнең шигырьләрен, шигырьләренә язылган җырларны, "Әнә килә автомобиль" исемле сәхнә...

Биектау районы Мүлмә урта гомуми белем бирү мәктәбендә күпкырлы талант иясе, Татарстанның халык шагыйре Фәнис Яруллинга 80 ел тулуга багышланган искә алу кичәсе булып узды.

Бәйрәмне татар теле һәм әдәбият укытучылары Хуҗиева Гөлнур Равилевна һәм Минһаҗетдинова Розалия Фәйзерахмановна әзерләделәр. Кичәдә шагыйрьнең шигырьләрен, шигырьләренә язылган җырларны, "Әнә килә автомобиль" исемле сәхнә әсәреннән өзекне укучылар искиткеч зур осталык белән башкардылар.

Кичә барыбызга да бик ошады. Фәнис абыйның бәйрәмдә яңгыраган шигырьләре, җырлары укучыларның күңелләрен, рухларын,җаннарын катудан саклый. Аның шигырьләрен кичә барышында тыңлаганда ирексездән уйлап куясың: әллә шагыйрьнең төшенкеллеккә бирелгән авыр минутлары бер дә булмадымы икән, дип. Булгандыр, һичшиксез булгандыр, ләкин шагыйрь иҗатында язмышны каргау, сыкрану кебек мотивларны очрата алмыйсың. Алай гына да түгел, Фәнис Яруллинның шактый гына әсәрләре юмористик планда иҗат ителгән.

Әйе, хакыйкатьнең үзе кебек ачы язмышлы шагыйрь батырларча яшәде, сынмас рухлы көчле шәхес, буйсынмас җан булырга өйрәтте. Фәнис абый Җәлилләр традициясен дәвам итүче булды.

Бу олуг шәхес арабызда юк инде. Әмма мин һичшиксез ышанып әйтә алам: киләчәк буыннар аның иҗатына кабат-кабат әйләнеп кайтырлар әле.

Илүзә Ибатуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев