Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

11 гыйнвар – Бөтендөнья “Рәхмәт” көне

Бүген дөнья халкы җир йөзендә иң илтифатлы сүз - "Рәхмәт" көнен билгеләп уза. Бу сүзне һәр милләт үз телендә күп тапкырлар кабатлый: "спасибо", "grazie", "danke", "thank you", "merci"… Традиция буенча 11 гыйнварда билгеләп үтелә торган әлеге бөтендөнья бәйрәме интернетның рәсми бәйрәмнәре исемлегенә кертелгән. Аны ЮНЕСКО һәм Берләшкән Милләтләр Оешмасы вәкилләре...

Бүген дөнья халкы җир йөзендә иң илтифатлы сүз - "Рәхмәт" көнен билгеләп уза. Бу сүзне һәр милләт үз телендә күп тапкырлар кабатлый: "спасибо", "grazie", "danke", "thank you", "merci"…

Традиция буенча 11 гыйнварда билгеләп үтелә торган әлеге бөтендөнья бәйрәме интернетның рәсми бәйрәмнәре исемлегенә кертелгән. Аны ЮНЕСКО һәм Берләшкән Милләтләр Оешмасы вәкилләре юкка гына башка көннәр арасында "Иң илтифатлы көн" буларак билгеләмәгәннәр.

Чыннан да, телебездә "Рәхмәт"тән дә ешрак әйтелә торган абруйлы, дәрәҗәле сүз юк. Аны әйтергә сәбәп чыккан саен кабатлыйбыз. Әдәплелек әнә шулай арзан тора, ләкин бик кыйммәт бәяләнә бездә. Бер рәхмәт мең бәладән коткарыр, диләр бит. Ул сүзне ишеткәч, күңелләр күтәрелеп, җаннар рәхәтләнеп китә. "Рәхмәт" ниндидер тылсымлы көчкә дә ия, ахры. Психологлар фикеренчә, рәхмәт сүзләре - игътибар билгеләре, алар телдән "сыйпау" булып тора һәм үзләренең җылылыгы белән күңелләрне күтәрергә сәләтле. Шулай ук рәхмәт сүзләренең тылсымлы үзенчәлекләре бар дигән фикер дә яшәп килә, тик аларны кеше ачулы вакытта әйтергә ярамый. Чөнки чиста йөрәктән чыкканы гына чын рәхмәт булып тора. Ә инде рәхмәтне ихлас әйтергә өйрәнәсең килсә, үз гомерләрендә күпне күргән авыл апаларын тыңларга кирәктер. Рәхмәтне өлкән яшьтәге татар хатыннары кебек ихластан, бар күңелен биреп, тәмен, табып, бөтен асыл мәгънәсен ачып, яхшылыкны алга таба гел эшлисе килеп торырлык әйтә белүче юктыр ул. Нинди гамәлебез өчен булгандыр, әмма кечкенә чакта алардан ишеткән рәхмәт сүзләре безне бер башка үстерә торган иде. Кая инде ул аннан соң нинди дә булса шуклык галәмәте кыласы килсен! Көчен кая куярга белмәгән яшь тән ниндидер рәхәтлек дулкынында кабат нинди булса яхшылык эшләргә генә омтыла. Менә нинди булган ул "Рәхмәт"нең тәрбияви көче

Рәхмәтнең күпме торганын күзаллау өчен, борын заманда берәүнең үзенә яхшылык эшләгән кешегә: "Рәхмәт" сиңа күбрәк булыр",- дип, атын биреп җибәрүе турындагы гыйбрәтле хикәятне искә төшерү дә җитә. Ягъни рәхмәт ат бәясеннән кыйммәтрәк булып чыккан.

Тормышта язылмаган кануннар җитәрлек. Шуларның берсе - рәхмәт хисе белән бәйләнгәне миллионлаган кешеләр тәҗрибәсендә расланган. Асылы шул: үзеңнең тирә-юнендәгеләргә никадәр илтифатлырак булсаң, тормышында да күбрәк уңасың.

Реклама

Дөрес, арабызда, рәхмәтне кесәгә салып булмый, диючеләр дә очрап куя. Мәктәптә укыган чакта Сабага баруымны, дөресрәге, "попутка"га кул күтәреп кире авылга кайтуымны һич онытасым юк. Эзмәгә җиткәч: "Абый, зур рәхмәт сезгә",- дип төшеп калмакчы идем дә, йөртүченең: "Кто будет платить?" дигән сүзләреннән каушап кесә актарганда, пирчәткәмнең дә бер сыңарын машинада калдырганмын... Хәзер инде үземә дә, авылларга кайтыр юлга чыкканда кул күтәрүчеләр очраштыргалый. Арада кайберләре "рәхмәт" сүзеннән тыш, кабинада акча да калдырып чыга. Алай иткәч, чын күңелдән әйтелгән рәхмәт буламыни инде ул, җәмәгать. Әле бит һаман да без бәләкәй чакларда авыл апайлары кебек итеп әйткән ихлас рәхмәт сүзләрен ишетәсе килә. Бәлаләр бит адым саен сагалый...

Ф.Мәүлетов.

Чыганак:http://saby-rt.ru/news/kichә-bүgen-irtәgә/11-gyiynvar-btendnya-rhmt-kne

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев