Последние новости - стр новостей
-
22 гыйнвар 2021 - 09:26Рейдлар куркынычсызлык максатында уздырылаРайонда яшәүчеләренең йортларындагы янгын куркынычсызлыгы мәсьәләсе беркайчан да көн тәртибеннән төшми. Салкыннар башлану белән аның актуальлеге тагын да арта. Югары Ослан районында агач йортта янгын чыгып, 4 кеше, шул исәптән ике бала һәлак була. Биектау районында ел башыннан исәпләгәндә генә дә 6 янгын очрагы теркәлде, аларда 1 кеше һәлак булды, тагын 1 кешегә зыян килде. Янгын куркынычсызлыгына кагылышлы вазгыятьнең катлаулы булуы сәбәпле, социаль яклау хезмәткәрләре Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы һәм Эчке эшләр министрлыгының Биектау районындагы хезмәткәрләре белән берлектә электр һәм ягып җылытыла торган мичләрдән файдалану кагыйдәләренең ничек үтәлүен тикшерү максаты белән күп балалы гаиләләргә рейдлар уздыралар.
-
22 гыйнвар 2021 - 09:23Прививка ясатып, үзебезне дә, якыннарыбызны да саклыйбызДүшәмбе көнне район үзәк хастаханәсендә COVID-19дан массакүләм вакцинацияләү башланды. Әлегә прививка ясатырга теләүчеләр күп түгел, әмма белгечләр әйтүенчә, бу вакытлы күренеш кенә.
-
21 гыйнвар 2021 - 14:54КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #7 / "Е" хәрефеТатар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.
-
20 гыйнвар 2021 - 16:02«Республика затлары» проекты Минтимер Шәймиев күргәзмәсе белән ачылдыФәрит Мөхәммәтшин Республиканың беренче Президентын дөньякүләм масштабтагы сәясәтче дип бәяләде.
-
20 гыйнвар 2021 - 10:49Мондый эш һәркемнең кулыннан килмиКоронавирус таралу белән бәйле булган пандемия вакытында районның халыкка социаль ярдәм күрсәтү хезмәткәрләре оператив рәвештә үзләренең эш тәртибен ярдәмгә мохтаҗларның төп мәнфәгатьләрен канәгатьләндерү юнәлешендә үзгәртеп кордылар. Үзизоляция чорында өлкән буын вәкилләре әлеге ярдәмгә бигрәк тә мохтаҗ иде. Аларга көндәлек азыктөлек, дарулар алып кайту, коммуналь хезмәтләр өчен түләүләр - болар социаль хезмәткәрләр башкарган эшләрнең кайберләре генә.
-
20 гыйнвар 2021 - 10:47Алар өлкәннәргә чын күңелдән ярдәм итәләрCOVID-19 җәмгыять тормышының барлык якларына да зур үзгәрешләр кертте. Яңа коронавирус инфекциясе шартларында социаль өлкәгә эш икеләтә артты. Социаль хезмәткәрләр тормышта кыен хәлдә калган гражданнарга комплекслы ярдәм күрсәтәләр, социаль, көнкүреш, медицина һәм башка тармакларда проблемалар килеп чыкканда ярдәм итәләр.
-
20 гыйнвар 2021 - 10:45Православие динендәгеләр - Хач ману бәйрәмендә19 нчы гыйнварда православие динен тотучылар чиркәү календарендагы иң мөһим бәйрәмнәрнең берсен - Хач ману - яки Чумылдыру бәйрәмен билгеләп үттеләр. Бу көнне чиркәүләргә, гыйбадәтханәләргә ил буенча миллионлаган диндарлар җыела.
-
20 гыйнвар 2021 - 10:43Авыл җирлекләрендә узган елга йомгак ясыйларБиектау районында гражданнар җыеннары уздырыла башлады. 2020 елгы эш нәтиҗәләре турында сөйләшергә беренчеләрдән булып Шәпше авыл җирлегендә яшәүчеләр җыелды. Җыеннар шулай ук Суыксу һәм Иске Казан авыл җирлекләрендә дә узды.
-
20 гыйнвар 2021 - 08:12«Ялкын» журналының яңа санын тәкъдим итүгә бер миллион язылучысы булган блогер килдеКичәдә татар блогерлары кунакларны социаль челтәрләрнең төп кагыйдәләре белән таныштырды.
-
17 гыйнвар 2021 - 10:43Тиздән Бөреле амбулаториясе пациентлар кабул итә башлаячакБөреле авыл җирлегендә яңа амбулатория төзелеше азагына якынлашып килә. Бу федераль программа буенча тормышка ашырыла торган объект. Амбулаториянең нигезе җәй көне салынган. Тиздән яңа, иркен бина үзенең ишекләрен ачар, дип көтелә.
-
16 гыйнвар 2021 - 10:39Янгын ваемсызлыкны кичерми2021 елның ике атнасында Биектау районы территориясендә 6 янгын чыгу очрагы теркәлде. Кызганыч, янгын вакытында бер кеше һәлак булды, ә бер кеше авыр хәлдә хастаханәгә озатылды.
-
15 гыйнвар 2021 - 10:40Яңалыклар шушында дөнья күрә13 гыйнвар - Матбугат көнендә “Биектау хәбәрләре” газетасы редакциясенә котлаулар белән беренче булып Биектау районы прокуроры Илнур Ибраһимов килде. Ул газетаның иҗади коллективын һөнәри бәйрәм белән котлады һәм иҗади уңышлар, яңадан-яңа җиңүләр теләде. Илнур Габделхәевич безнең һөнәрләрнең күп нәрсәдә бер-берсенә охшаш булуын билгеләп үтте. Без дә эшебездә законнарның һәм кеше хокукларының үтәлүе сагында торабыз. Прокурор шулай ук тыгыз хезмәттәшлектә эшләвебез өчен рәхмәтен белдерде.
-
15 гыйнвар 2021 - 10:37Биектау районы судында яңа рәисРоссия Федерациясе Президентының 2021 елның 2 гыйнварында кул куйган 4 нче Указы нигезендә Рәис Гаязов Татарстан Республикасы Биектау районы суды рәисе итеп билгеләнде.
-
15 гыйнвар 2021 - 10:33COVID-19дан вакцинацияләү башландыДекабрь азагында Биектау районында коронавирус инфекциясеннән вакцинация ясый башладылар. Бүгенге көнгә социаль, медицина һәм мәгариф тармагында эшләүчеләрдән 10лап кешегә прививка ясалган. “Спутник V” вакцинасын ясатырга теләүчеләр өчен вакцинацияләү агымдагы атнада башлана.