Высокогорские вести

Высокогорский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ВОСПИТАНИЕ

Җәй – үзе бер үзгә тормыш ул

"Чыршы" спорт-сәламәтләндерү лагеренда бер сменада районның шат күңелле, спорт сөюче, хәрәкәтчел 50 баласы ял итте. Алар белән тәҗрибәле тәрбиячеләр - смена начальнигы Елена Волкова, тренерлар Эдуард Гобәев, Руслан Зарипов, вожатыйлар Луиза Биккузина, Карина Мөхәммәтвәлиева, педагог-оештыручы Илсөя Вәлиева эшләде. Алар һөнәри осталыклары, педагоглык таланты, күңел юмартлыгы белән аерылып торалар. Лагерьда ял...

"Чыршы" спорт-сәламәтләндерү лагеренда бер сменада районның шат күңелле, спорт сөюче, хәрәкәтчел 50 баласы ял итте.

Алар белән тәҗрибәле тәрбиячеләр - смена начальнигы Елена Волкова, тренерлар Эдуард Гобәев, Руслан Зарипов, вожатыйлар Луиза Биккузина, Карина Мөхәммәтвәлиева, педагог-оештыручы Илсөя Вәлиева эшләде. Алар һөнәри осталыклары, педагоглык таланты, күңел юмартлыгы белән аерылып торалар. Лагерьда ял иткән кыска гына вакыт эчендә балалар өчен күп чаралар - "Нептун көне", "Күңелле стартлар", "Отряд гүзәле", "Хэллоуин", флешмоблар, батллар, патриотик җыр кичәләре, саф әзерлеге, акыл һәм физик сәләтне үстерә торган уеннар, күңелле дискотекалар оештырылды. Ямаширмәгә тәвә кошлары фермасына, Усадтагы атлар утарына барудан балаларда онытылмаслык тәэсирләр калды. Иске-Казан музей-тыюлыгы казылмалары, манаралары, балчыктан ясалган әйберләре, борынгы кораллары белән таң калдырды. Анда татар халкының элеккеге тормыш-көнкүреше белән таныштык. Ислейтар урман хуҗалыгына экскурсия дә балаларга бик ошады, анда алар боланнарны якыннан күрделәр. Без Солабаш авылындагы буаны да барып карадык, андагы табигать гүзәллекләренә сокландык. Балалар, шигърият белән кызыксынып, язучы Рабит Батулла янында да кунакта булдылар. "Биектау" Боз сараена экскурсия оештырдык, бергәләп шуганда һәр-кем үзенең җитезлеген күрсәтергә тырышты. Тренерлар белән урманга походка бару балаларны учак ягу һәм гадәттән тыш хәлләрдә исән калу серләренә төшендерде.

Смена азагында да алар өчен бик күп кызыклы чаралар әзерләнде. Балалар Физкультурачы көнен бәйрәм итүгә багышланган спорт бәйгеләрендә катнаштылар. Сменаны истә калырлык итеп тәмамлауга әзерләндек.

Вакыт тиз уза. Хушлашыр мизгел дә җитте. "Чыршы" лагеренда ял итү балаларда һәм аны оештыручыларда бары матур тәэсирләр генә калдырыр, һәркемдә дә бирегә тагын килү теләге уяныр, дип өметләнәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте нас в Telegram-канале Высокогорские вести

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев