Высокогорские вести

Высокогорский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ВОСПИТАНИЕ

“Бригантина”да күңелле ял иттек

Җәй көне безнең мәктәптә "Бригантина" мәктәп яны лагере эшләде. Мин анда икенче ел инде бик рәхәтләнеп йөрдем. Һәр иртә тезелеп басып, физик күнегүләр ясаудан, ягъни күңелле, дәртле көйләргә биеп алудан башланды. Тәмле итеп иртәнге ашны ашаганнан соң, вожатыйлар төрле уеннар, конкурслар, викториналар, спорт бәйгеләре оештырдылар. Көн саен нинди дә булса...

Җәй көне безнең мәктәптә "Бригантина" мәктәп яны лагере эшләде. Мин анда икенче ел инде бик рәхәтләнеп йөрдем.

Һәр иртә тезелеп басып, физик күнегүләр ясаудан, ягъни күңелле, дәртле көйләргә биеп алудан башланды. Тәмле итеп иртәнге ашны ашаганнан соң, вожатыйлар төрле уеннар, конкурслар, викториналар, спорт бәйгеләре оештырдылар. Көн саен нинди дә булса чара уздырылды. "Бригантина-2015 гүзәле" конкурсына анда катнашучылар үзенчәлекле киемнәр, үзләре турында презентация, концерт номерлары, төрле тәм-томнар әзерләделәр. Мин үземнең костюмымны яңа гына өзеп алынган чәчәкләр белән бизәдем. Башыма чәчәктән такыя үреп кидем һәм үзем ярата торган җиләк-җимеш салаты ясадым.

Конкурска йомгак ясаганда анда катнашкан бер генә кыз да игътибар үзәгеннән читтә калмады. Барыбызны да "Таң калдыргыч гүзәл", "Иң яхшы хуҗабикә-гүзәл", "Иң сөйкемле елмаючы гү-зәл" номинацияләрендә дипломнар белән бү-ләкләделәр. Минем костюмым жюрига ошады һәм мине "Бригантина-2015 гүзәле" итеп сайладылар.

Лагерь тәмамланасы көнне саубуллашу концерты һәм дискотека оештырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте нас в Telegram-канале Высокогорские вести

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев