Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ТӘРБИЯ

Ямаширмәнең "Йолдыз" балалар бакчасында өлкәннәр һәм тәрбиячеләр көненә багышланган бәйрәм үтте

1 октябрь көнне Ямаширмә авылының "Йолдыз" балалар бакчасында 27 сентябрь - "Балалар бакчасында эшләүчеләр көне" һәм 1 октябрь - «Өлкәннәр көне" уңаеннан бәйрәм иртәсе үтте. Бәйрәм кунаклары- кайчандыр шушы бакчада эшләгән өлкән тәрбияче апалар була. "Бәйрәм концертында өлкән төркем балалары тәрбияче апаларына багышлап шигырьләр сөйләделәр, җырладылар, биеделәр. Алардан кечкенәләр һәм...

1 октябрь көнне Ямаширмә авылының "Йолдыз" балалар бакчасында 27 сентябрь - "Балалар бакчасында эшләүчеләр көне" һәм 1 октябрь - «Өлкәннәр көне" уңаеннан бәйрәм иртәсе үтте. Бәйрәм кунаклары- кайчандыр шушы бакчада эшләгән өлкән тәрбияче апалар була.

"Бәйрәм концертында өлкән төркем балалары тәрбияче апаларына багышлап шигырьләр сөйләделәр, җырладылар, биеделәр. Алардан кечкенәләр һәм уртанчылар төркемнәре дә калышмады, алар да үзләренең һөнәрләрен күрсәтеп килгән кунакларны шатландырды. Балаларда өлкәннәргә карата хөрмәтләү хисе тәрбияләү нәкъ менә шул шигырьләрдән, җырлардан күренде. Балалар бакчасына килгән кунаклар ахырдан үзләренең теләкләрен, рәхмәтләрен белдерделәр. Соңыннан чәй табыны артында бәйрәм дәвам итте, - дип белдерде "Йолдыз" балалар бакчасы тәрбиячесе Гөлназ Хадиева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев