Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ТӘРБИЯ

«Рябинушка»да горурланырлык эшләр байтак

Красносельский авыл җирлеге балалар бакчасы табигатьнең искиткеч матур почмагында урман буенда урнашкан. Исеме дә үзе кебек үк матур, назлы - "Рябинушка" - "Миләшкәй". Бу мәктәпкәчә балалар учреждениесе нәни хуҗалары өчен ишекләрен ачканга былтыр 30 ел тулды. Шушы вакыт эчендә берничә буын алмашынды, педагогларның яңалары килде. Ләкин матур традицияләр һаман да...

Красносельский авыл җирлеге балалар бакчасы табигатьнең искиткеч матур почмагында урман буенда урнашкан. Исеме дә үзе кебек үк матур, назлы - "Рябинушка" - "Миләшкәй". Бу мәктәпкәчә балалар учреждениесе нәни хуҗалары өчен ишекләрен ачканга былтыр 30 ел тулды. Шушы вакыт эчендә берничә буын алмашынды, педагогларның яңалары килде. Ләкин матур традицияләр һаман да яши һәм коллектив районның иң яхшы педагоглар коллективы статусын ышанычлы рәвештә саклап килә. Һөнәри бәйрәмнәре алдыннан, "Рябинушка"ның эшчәнлеге турында бакча мөдире Чулпан Илдус кызы Гыйлаҗетдинова сөйли:

- "Рябинушка" балалар бакчасы - районда иң зурлардан. Балалар белән 18 педагог эшли. Ел саен сентябрь ае бездә җыелышлар белән башланып китә: ата-аналар үзара да, педагоглар белән дә таныша. Бергә-бергә эшләр өчен эмоциональ уңай омтылыш, аралашканда киртәләр булмасын өчен, ата-аналар һәм педагоглар арасында үзара ышаныч булу, ачык мөгамәләгә күчү бик мөһим бит.

Сүз уңаеннан

"Рябинушка" балалар бакчасында 7 төркем эшли: кече төркем-нәр - икәү, урта, өлкән, татар төркеме һәм әзерлек төркеме - икәү. 2015 нче елның маенда бакчадан мәктәпкә 26 бала китте. 50 сабыйны кабул иттек, шуларның 29ы "Каенлык" ясле-бакчасыннан, 21е - чират буенча.


Балалар бакчасының бинасы эчендә дә җылы атмосфера тудырырга тырышабыз. 2014 нче елда без үзәкләштерелгән җылытудан аерым җылытуга күчтек. Модульле котельный урнаштырылды. Район башлыгы Рөстәм Галиулла улы Кәлимуллин, инвесторлар Җәүдәт Мидхәт улы һәм Радик Җәүдәт улы Миңнәхмәтовлар ярдәме белән капиталь төзекләндерү үткәрдек: тәрәзәләрне, ягу, канализация һәм су белән тәэмин итү системаларын, сантехниканы алмаштырдык. Балаларыбызның якты һәм уңайлы бакчага кире кайтулары - үзе зур бәхет. Мондый үзгәртеп кору безнең өчен бәйрәм генә дә түгел, ә бакча яңадан туды дияргә дә мөмкин.

Безнең коллективның горурланырлык эшләре дә, омтыла торган үрләре дә бар. 2014 нче елда татар телен өйрәтү тәр-биячесе Флера Солтанова «Ел тәрбиячесе» бәйгесендә икенче урынны яулады. Ел саен, балаларның юл-транспорт травмасы алуын булдырмас өчен уздырылучы "Яшел ут" республика конкурсында актив катнашабыз. 2014 нче елда конкурсның лауреатлары булдык. Республика күләмендәге "Балалар илнең рәсемен ясый" телевизион конкурсында "Балаларның юл-транспорт травмасы алуын булдырмау" номинациясендә безнең Ева Бирюлева беренче урынны алды. Районда сквер ачылган көнне "Күп балалы гаиләләргә ярдәм ит" акциясе кысаларында Биектау районы ЮХИДИ бүлеге безнең бакчаның әзерлек төркемендә тәрбияләнүче Ангелина Каюмовага велосипед бүләк итте.

Иҗади эшләүче яшь коллективыбыз республика һәм муниципалитет күләмендәге төрле конкурсларда, фестивальләрдә, шул исәптән спорт буенча да даими катнаша. Мәсәлән, "Спорт - һәлакәткә илтүче гадәт-ләргә алмаш" конкурсының республика этабында "Иҗади эш" номинациясендә без призлы өченче урынны алдык. Бездә физкультура инструкторы да бар, Гөлшат Әхмәтзәки кызы Шәрипова кызыклы ярышлар, эстафеталар оештыра. Балалар спорт белән шөгыльләнеп кенә калмый, өлкәннәргә ярдәм итәргә, кечерәкләр турында кайгыртырга өйрәнә.

Парклар һәм скверлар елында бакчабызның территориясен төзекләндердек, "Территорияне матурлау" дигән район конкурсында коллектив 2 нче урынны алды. Әле күптән түгел "Көзге игелек атнасы - яхшы эшләр эстафетасы" - "Мәрхәмәтле Татарстан" дип аталган чара узды. "Бергәләп тотыныйк", "Спорт сөюче Татарстан", "Игелек аллеясы", "Республикам белән горурланам!" акцияләрендә балалар бакчасының барлык педагоглары һәм сабыйлар катнашты. Педагоглар Гөлнара Ушакова белән Лилия Васильева эшне кечкенә төркемнәрдә оештырды: коелган яфракларны җыйдылар, яшелчә бакчасында чө-гендер алдылар, чәчәк түтәлен шиңгән чәчәк-ләрдә арындырдылар. Балалар рәхәтләнеп эшләде, бакчабызны чистарак һәм матуррак итәргә булыштылар. "Көзге игелек атнасы" барганда, балалар педагог Елена Мошкова белән бергә Урман иясенең биремнәрен үтәделәр, урманда үз-үзләрен тотарга, әйләнә-тирә табигатьне сакларга өйрәнделәр. 28 нче август көнне педагоглар киңәшмәсендә төркемнәрнең участокларын бизәүгә йомгак ясалды. Участокларны матурлатырга булышкан әти-әниләргә без бик рәхмәтле.

Балаларның әти-әниләре - бакчабызда даими кунак. Бер генә бәйрәм дә, истәлекле вакыйга да тематик иртәләрсез үтми, анда балаларның әтиләре дә, әниләре дә теләп катнаша. Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан бездә хөрмәтле ветераннар кунакта булды. Балалар үзләренең әби-бабайларының сугыш елларындагы батырлыклары турында сөйләделәр.

Балаларны мәктәпкә әзерләүгә без җитди карыйбыз. 16 нчы сентябрьдә әзерлек төркемнәрендә ата-аналар җыелышы булды. Укытучы-логопед Эльмира Шамил кызы Миндубаева мәктәпкәчә яшьтәге балаларның сөйләмен үстерүнең әһәмияте турында сөйләде, мәктәпкә барырга әзерләнергә кирәклеген искәртте. Тәрбияче Елена Акимочкина беренче сыйныфка барачак баланы төрле яклап үстерүнең мөһимлеген аңлатты, хәтерне, фикер йөртә белүне, сөйләмне, мантыйкны үстерү буенча киңәшләрен бирде.

Күптән түгел узган август конференциясендә безнең балалар бакчасына "2015 нче елның иң яхшы балалар бакчасы" муниципаль конкурстагы II урыныбыз өчен Мактау грамотасы бирделәр. Хезмәтләренә шундый югары бәя бирелгәнгә "Рябинушка" коллективы бик шат. Алга таба да иҗат итәр өчен, бергә-бергә нәтиҗәле эшләү өчен этәргеч бу.

Форсаттан файдаланып, барлык коллегаларымны һөнәри бәйрәмебез бе-лән чын күңелдән тәбрик итәм. Барысына да эшләрендә уңышлар, тормышларында иминлек, бәхет, шатлыклар телим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев