Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ТӘРБИЯ

Район мәктәпләренә укытучылар җитми

Татарстан Республикасы фән һәм мәгариф министрлыгы мәгълүматларына караганда, белем бирүдә борчылырлык мәсьәләләр күп. Иң мөһиме, педагог кадрларга кытлык проблемасы.

Бүгенге көндә республика мәктәпләренә мең ярымга якын укытучы җитми. Бу проблема барлык мәктәпләргә дә кагыла. Ә инде шәһәр янына урнашкан Биектау районында педагогик кадрларга кытлык проблемасы тагын да кискенрәк тора. Мәктәпләрдә генә түгел, балалар бакчаларында да шул ук хәл. Хәтта районның мәгариф бүлеге дә белгечләргә кытлык кичерә.  Бу проблеманың аерым мәктәптә ничек чагылыш тапканын белер өчен без районның 1 нче урта мәктәбенә юл тоттык.  Елена Борисова  5 -11 сыйныфларда рус телен һәм әдәбиятын укыта. Аның 17 еллык педагогик стажы бар. Елена Геннадьевнаның эш көне иртәнге сәгать 8 дә башланып, 19 сәгатькә кадәр дәвам итә.  Дәресләр тәмамланганнан соң  балаларның дәфтәрләрен тикшерергә, киләсе дәресләргә әзерләнергә кирәк. Өстәвенә, укытучылар бик күп документлар тутыру белән дә мәшгуль. Елена Геннадьевна үзе эше күплектән артык зарланмый, чөнки үз эшен яратып башкара, балаларны ярата. Коллегалары турында да уңай фикердә генә. Әмма аларның һәрберсе Елена Борисова кебек мәктәпнең үзендә генә дә 10 сәгатьтән артык эшлиләр.

“Агымдагы уку елында укытучыларның җитмәве аеруча кискен сизелә, - ди Елена Борисова. – Эш күләме зур, икешәр смена эшлибез. Мин үзем, мәсәлән, бик җитди фән алып барам. Чөнки рус теле һәм әдәбияты буенча балалар бердәм дәүләт имтиханы тапшыралар. Мин балаларны яратам, үз фәнемне яратам. Шуңа күрә дә җаным-тәнем белән тырышып эшлим. Физика, математика фәннәре буенча да шундый ук хәл. Ул фәннәр дә имтихан бирелә торган фәннәр. Мәктәп җитәкчелеге  лаеклы ялга киткән физика укытучысын быел яңадан чакырып алды, чөнки мәктәптә физика укытучысы юк».

 Вәзгыять елдан-ел кискенләшә бара. Чөнки Биектау тимер юл станциясе тирәсендә торак төзелеше зур темплар белән бара. Күчеп килүчеләр бик күп. Аеруча яшь гаиләләр килә. Аларның балалары район  мәктәпләренә укырга керә.

“Бездә балалар саны, әкияттәге кебек, көнләп түгел, сәгатьләп арта, - ди районның 1 нче урта мәктәп директоры Елена Гыйльманова. – Быел гына да башлангыч мәктәптән урта звенога 5 сыйныф бала күчте. Беренче сыйныфка укырга килүчеләр турында аерым сүз. Алар елдан-ел арта гына бара”.

 Бүген - ноябрь. Ә киләсе елның сентябрендә 1 нче мәктәпкә  укырга килергә теләүче балалар саны инде 60 ка җиткән.  Узган ел бу вакытта алар 40 кына булган.  Нәтиҗәдә, беренче сыйныфка 124 бала кабул ителгән.  Димәк, киләсе елда бу сан тагын да артып китәчәк, дип фаразлый мәктәп җитәкчелеге.   Шулай итеп, аерым фәннәрне алып баручы укытучыларның эш күләме дә елдан-ел арта бара.

 “Бер укытучыга эш нормасы  атнасына 18 сәгать тәшкил итә. Әмма мәктәптә  бу норма күптән онытылды инде. Укытучылар коллективы 54 кешедән тора. Шуларның яртысы - яшь укытучылар. Бөтен өмет шуларда. Тагын бер өмет чаткысы яши: бәлки бездә укып, югары педагогик уку йортларында белем алган яшь кадрлар туган мәктәпләренә кайтып эшли башлар. Әмма бу проблема турында сөйләгәндә, ирексездән, “әмма” теркәгечен кулланырга туры килә.  Кадрлар кытлыгы Татарстанга гына хас проблема түгел, ә илкүләм проблема. Укытучы һөнәренең дәрәҗәсен күтәрергә кирәк. Дөрес, соңгы елларда «Авыл укытучысы»-«Земский учитель» федераль программасы, “Укытучы һәм остаз елы” кысаларында күрелгән чаралар безнең һөнәрнең статусын күпмедер дәрәҗәдә арттырырга ярдәм итте. Әмма алга таба да өмет “юк” түгел”, - дип тәмамлады үзенең сүзен мәктәп директоры.

“Өметсез - шайтан гына” ди халык мәкале. Татарстан Республикасы җитәкчелеге,  Татарстанның фән һәм мәгариф министрлыгы педагогик кадрлар әзерләүгә зур игътибар бирә. Бүгенге көндә югары педагогик уку йортларында 600 дән артык студент бюджет хисабына укый. Югары уку йортларын тәмамлаганнан соң аларны мәктәпләргә кайтару, яшь белгечләрне матди кызыксындыру чаралары аша мәктәпкә җәлеп итү буенча дәүләт программалары да әкренләп үзенең нәтиҗәләрен бирә башлар.

Укытучыларның август киңәшмәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, хәзерге вакытта Татарстанда 1410 мәктәп эшли. Аларда 487 меңгә якын бала укый. Быел исә беренче сыйныфка 567 мең бала кергән.

 Галия ИЛЬДАРОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев