Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ТӘРБИЯ

Милләтләр дуслыгы – балалар бакчасыннан башлана

Рус һәм татар халыкларының борынгы бәйрәмнәре, йолалары ике милләт балалары арасындагы дуслык җепләрен тагын да ныгыта.

Тел кешене дус итә

Бер-берсенә беркетә

Бел балам син рус телен,

Һәм онытма үз телең.

Безнең “Ромашка” балалар бакчасында татар һәм рус балалары тәрбияләнә.Бала вакыттан ук милләтләр арасындагы дуслыкны, җылы мөнәсәбәтләрне булдыру өчен без, тәрбиячеләр, барлык көчебезне куеп эшлибез.Рус һәм татар халыкларының борынгы бәйрәмнәре, йолалары ике милләт балалары арасындагы дуслык җепләрен тагын да ныгыта.Күптән түгел район күләмендә безнең балалар бакчасында “ Күңелле кич утырулары” исемле фольклор бәйрәме үткәрелде. Ул бәйрәмне без бакча һәм мәктәп балалары белән берлектә уздырдык. Бәйрәмдә рус һәм татар халкының җырлары, такмаклары,биюләре, уеннары, уен-көлкеле сүзләре, гармун моңнары яңгырады. Балалар әби-бабаларыбызның  ничек кул эшләре белән шөгыльләнүләрен, көндәлек мәшәкатьләрен бик матур итеп тасфирлап бирделәр.Алар ике телдә дә матур итеп сөйләшеп, бу телләргә карата  булган хөрмәт һәм мәхәббәтләрен күрсәттеләр. Авылдашыбыз Нигъматуллина Зилә апаның килеп керүе кич утыру күренешен тагын да җанландырып җибәрде.Ул үзенең  искиткеч матур кул эшләре, моңлы җырлары , тапкыр сүзләре белән балаларны гына түгел, районның төрле балалар бакчаларыннан килгән тәрбиячеләрне дә шаккатырды.Гармунда уйнау серләренә өйрәнеп килүче мәктәп укучысы Низамов Ислам “ Алмагачы “ көенә такмакларны бик оста башкарды. Авылдагы оста куллы апаларыбызның  эшләреннән әзерләнгән күргәзмә бәйрәмебезнең матур мизгеленә әверелде. Төсле җепләр белән чигелгән бизәкләр,матур гөлләр, картиналар, бәйләнгән өс киемнәре, мамык шәлләр,кырамалар ,энҗе-мәрҗәннәрдән эшләнгән эшләр балаларның күңелләрендә якты хәтирә булып бик озак сакланыр.

     Шушындый чараларны күбрәк үткәреп, балалар күңеленә матурлык, тырышлык,дуслык, туганлык төшенчәләрен сеңдерсәк иде, һәм әлбәттә, балаларыбыз милләтләр арасындагы дуслык җепләрен озак еллар сакласыннар иде.

Чыпчык “Ромашка” балалар бакчасы тәрбиячесе Мавлютова Гөлсинә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев