Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ТӘРБИЯ

Мәктәптә дә бизнес белән шөгыльләнеп була

Биектау районы укучыларының бизнес проектлары Татарстанда иң яхшы проект буларак танылды.

Районның 3 нче урта мәктәбендә белем алучылар, республика күләмендә тормышка ашырыла торган  «Мәктәп бизнес-старты»  кысаларында бара торган бизнес-кейслар чемпионатында  катнашып, җиңү яуладылар. Чемпионатның финал тантанасы  Иннополиста узды. Анда республиканың төрле шәһәр һәм районнарыннан йөзләгән яшь эшмәкәр катнашты. “Мәктәп бизнес-старты”  проекты 2022 елның сентябрендә эшли башлады һәм республиканың авыл районнары мәктәпләреннән һәм кече шәһәрләрдән меңләгән баланы колачлады. Агымдагы елда  проектта 11 мең бала катнашты. “Мәктәп бизнес-старты”   Татарстан Республикасы Рәисе ярдәме белән тормышка ашырыла. Проектның асылы - балаларны  бизнес белән шөгыльләнергә өйрәтү. Укучылар үз продукциясен, бизәнү, көнкүреш әйберләре, кием-салым, кондитер ризыклары җитештерәләр, клининг хезмәтләре күрсәтәләр. Алар  үзләре үк сатып алучыларны эзлиләр. 3 нче урта мәктәпнең яшь бизнесменнары үз куллары белән блокнотлар эшләделәр һәм республика дәрәҗәсендәге жюри әгъзаларының игътибарын җәлеп иттеләр. Кызлар һәм малайлар блокнотларны ясап кына калмадылар, аларны сатып, керем дә алдылар. Алар күзаллавынча, эшмәкәрлек  ул - акча гына түгел, ә яшәү рәвеше, фәлсәфә. Әлеге фәлсәфәгә аларны остазлары Таһир Хәмитов өйрәтә. Проектта катнашып, балалар бер хакыйкатькә инандылар: тәртипле, кызыксынучы һәм инициативалы кеше генә уңышка ирешә ала.

“Аларның барысы да бизнесмен булып китмәскә мөмкин, - ди 3 нче урта мәктәпнең фәнни һәм методик эшләр  буенча директор урынбасары Таһир Хәмитов. -  Әмма алар мөстәкыйль булырга , инициатива күрсәтергә өйрәнәләр. Бүгенге шартларда бу сыйфатлар бик тә мөһим. Мәктәп программасыннан аз гына булса да артыграк белемгә ирешәләр икән - бу бик зур отыш дигән сүз”. Үзенең һәр укучысында Таһир Рәшитович талант күрә. Ул талантны үстерергә ярдәм итә торган җирлек кенә кирәк. “Мәктәп бизнес-старты”  проекты шундыйлардан. Остаз үзе дә эшмәкәр. Педагогик стажы эшмәкәрлек стажыннан күбрәк булса да бүген инде ул бизнестагы тәҗрибәсен балаларга да өйрәтә. Аның 13 ел педагогик стажы бар.  

“13 ел эчендә безнең мәктәптән күп кенә бизнесменнар, эшмәкәрләр үсеп чыкты, - дип дәвам итте үзенең сүзен Таһир Рәшитович. -  Бер бала минем дәресләрдә 5 нче сыйныфтан шөгыльләнеп килде. Көннәр буе минем остаханәдән чыкмый иде ул. Кечкенәдән эшмәкәрлек серләренә өйрәнеп үсте. Мәктәпне тәмамлап, еллар үткәч килде ул минем яныма һәм үзенең чиксез рәхмәтләрен җиткерде. “Сезнең тәҗрибә миңа алга таба үз эшемне табарга ярдәм итте”, диде ул”.

Таһир Хәмитовның кечкенә генә остаханәсендә бүген инде башка буын балалары могҗизалар тудырырга өйрәнә. 6 нчы сыйныф укучылары үз куллары белән уникаль блокнот ясыйлар. Блокнотның һәр бите «Беркем дә идеаль түгел» дигән шигарь белән ачыла.

“Безнең команда «7+6» дип атала. Үзебез ясаган блокнотларны үзебез сатабыз да. Даими сатып алучыларыбыз да бар инде. Атнасына 500 сумнан да ким акча эшләмибез”, - ди проектта катнашкан Роман Маслов.

“Мәктәп бизнес-старты” эшлекле уеннарында катнашып җиңүгә ирешкән командалар проектның финалында катнашу мөмкинлегенә ия булдылар. Финал нәтиҗәләре 2024 елның апрель аенда игълан ителәчәк. Җиңүчеләр Мәскәүгә “Сколково”га барачак. Алар турында Мәскәү киностудиясендә роликлар төшерәчәкләр.

Энҗе Гәрәфиева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев