Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ТӘРБИЯ

Интернетка – ата-ана контроле

Дөнья үзгәреп тора, камилләшә, заман алгарышы зур-зур адымнар белән алга бара. Әйләнә-тирәбез заманча технологияләр белән тулган. Ә алар кешенең психик һәм физик сәламәтлегенә гел файда гына китерми. Бу бигрәк тә яңа технологияләрне күп очракта без - ата-аналардан һәм өлкәннәрдән яхшырак белүче балаларга кагыла. Балалар, рәхәтләнеп, виртуаль киңлекләрдә "йөзә", яңа кешеләр...

Дөнья үзгәреп тора, камилләшә, заман алгарышы зур-зур адымнар белән алга бара. Әйләнә-тирәбез заманча технологияләр белән тулган. Ә алар кешенең психик һәм физик сәламәтлегенә гел файда гына китерми.

Бу бигрәк тә яңа технологияләрне күп очракта без - ата-аналардан һәм өлкәннәрдән яхшырак белүче балаларга кагыла. Балалар, рәхәтләнеп, виртуаль киңлекләрдә "йөзә", яңа кешеләр белән таныша, төрле-төрле сайтларга керә. Балаларга Интернетта психологик яктан имгәнү һәм җинаятьчеләр корбаны булу куркынычы даими яный.

Бу борчылу шактый урынлы, тик шулай да профилактика максатыннан баланы Интернетка керүдән бөтенләй үк тыю кирәкми. Ике як өчен дә кулай юл бар: баланың Интернетка керүен ата-ана күзәтүе. Мондый контроль диктатура рәвешен алмасын, сез бары тик бала белән үзара ышануга нигезләнгән мөнә-сәбәтләр урнаштырырга тиешсез. Челтәрдә үзе катнаша торган темаларны, Интернет аша танышкан кешеләрне ул әти-әнисеннән яшермәслек булсын.

Психологик-педагогик хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре баланың Интернеттан файдалануын ничек контрольдә тотарга кирәклеге турында киңәш-ләр бирә. Баланың физик һәм әхлакый иминлеген саклауга юнәлдерелгән кайберләре түбәндәгечә:
- бала ничек кенә сораса да, компьютерны аның бүлмәсенә урнаштырмаска. Ул һәркем еш кереп йөри торган уртак бүлмәдә торырга тиеш. Тик баланың Интернетка кәрәзле телефон аша чыгу ихтималын да онытмагыз;

- челтәргә барлык мәгъ-лүматны да, әйтик, мәктәптән кайту вакытын, кайларда прогулкада йөрүен, үзенә зыян китерердәй фоторәсемнәрне, үзе турындагы шәхси мәгълүматларны (тулы Ф.И.О., яшәү урыны, укыган мәктәбе, яше) урнаштырырга ярамый. Бала турында мәгълүмат алырга мөмкинлек бирми торган кушамат сайлаганда, аңа ярдәм итә аласыз;

- бала челтәрдәге әңгә-мәдәшнең виртуаль аерым бүлмәдә аралашырга яисә чынлыкта очрашырга чакыруын кабул итмәскә һәм бу хакта шунда ук әти-әнисенә әйтергә тиеш. Балалар рухи яктан үзләреннән көчлерәк булган өлкән кешеләрнең йогынтысына бик тиз бирешә. Үзен уңайсыз хис итә башлауга ук, баланы "чат"тан чыгарга өйрәтегез. Әгәр бала бу хакта әти-әнисе белән сөй-ләшүдән һәм шикле очракларда ярдәм сораудан оялмаса, яхшы булыр иде;

- Интернетта күпме вакыт "утырырга" рөхсәт ителүен балага алдан ук әйтеп куегыз;

- "чат"та, форумда яки блогта теркәлгәнче, бала шәхси мәгълүматларның яшеренлеге турындагы килешүне һәм "чат"та үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен яхшылап укырга тиешлеген белсен.

Әти-әниләр, балагызның Интернеттан файдалануын яхшырак контрольдә тотар өчен, уяулыгыгызны җуймагыз.
Челтәрдә фикер алышу бара торган темалар, әңгәмәдәшләр турында, баланы нәрсә җәлеп итүе яки шикләндерүе турында аның белән ешрак сөйләшегез.

Баланың мәнфәгатьләренә туры килерлек "чат"лар һәм форумнар табарга булышыгыз, аның кызыксынуын тиешле юнәлешкә борыгыз. Шул чакта ул, кирәкле мәгълүматны эзләп, төрле сайтларга һәм шикле ресурсларга юлламаларга тап булып, Интернетта кармалануга вакытын азрак сарыф итәр. Бу килешүне бозган очракта булуы ихтимал тискәре нәтиҗәләр турында бала яхшы белергә тиеш.

Шушы максаттан, кечкенә бала өчен компьютерга балалар өчен булган эзләү системасы урнаштырыгыз. Онытмагыз: язышуларын укымыйча да, браузер тарихы журналындагы сылтамаларга карап, сез вакыт-вакыт, бала керә торган сайтларны тикшерә аласыз.

"Ата-аналар контроле" дигән төшенчә - Windows Vista и Windows Seven операцияләр системасы браузерындагы билгеле бер настройкалар ул.

Мicrosоft корпорациясенең "Windows live - ана-аналар контроле" дигән түләүсез хезмәте дә сезгә балаларыгызны тикшереп торырга ярдәм итәр.

Компьютердагы стандарт настройкалардан тыш та ата-аналар контролен тәэмин итә торган бик күп программалар бар.

Ата-аналар белән балалар арасындагы ышаныч, татулык, дустанә мөнәсәбәтләр аны тискәре гамәлләрдән һәм куркынычтан саклап калырга булыша.

Әгәр кечкенә яки үсмер балаларыгызның Интернеттан тис-кәре мәгълүмат алуына бәйле проблемалар туса, районның Психологик-педагогик хезмәт күрсәтү үзәгенә тәҗрибәле психологларга мөрәҗәгать итегез. Адресыбыз: Биектау станциясе, Мәктәп урамы, 29 нчы йорт. Телефоныбыз: 2-30-49.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев