Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ТӘРБИЯ

Бездә спорт бәйрәме

Яшь буынның сәламәтлеген ныгыту бүгенге көндә иң мөһим факторларның берсе. Шуңа күрә “Тургай” балалар бакчасында эшләүче педагоглар коллективы балаларда сәламәт булу ихтыяҗы тәрбияләү кебек мөһим мәсьәләне уңышлы хәл итә.

Балаларда сәламәт яшәү рәвеше күнекмәләрен үзләштерү бурычын тормышка ашыру юнәлешендә нәтиҗәле эш алып барыла. Һәр төркемдә сәламәтлек почмаклары эшли, төрле чаралар үткәрелә. 11 апрель көнне “Тургай” балалар бакчасы 1нче мәктәпнең 1 нче сыйныф укучыларын үзенә кунакка- спорт ярышында көч сынашырга чакырды.

“Бәхетле балачак” төркеме балалары да бу ярышка бик ныклап әзерләнде: команданың исеме, девизы уйланды, шигырьләр ятланды, спорт темасына рәсемнәр ясалды, спорт залы плакатлар, шарлар һәм балалар ясаган рәсемнәр белән бизәлде. Спорт ярышы “Сәламәтлек-зур байлык” девизы астында үтте.Чараның максаты: балаларның иҗади сәләтен үстерү, команда белән эшләү кагыйдәләрен ныгыту, җитезлек, тапкырлык, ихтыяр көче тәрбияләү, балаларны сәламәтлекләрен сакларга һәм спорт белән даими шөгыльләнергә өндәү булды.

Чараны “Тургай” балалар бакчасы мөдире Люция Шамилевна ачып җибәрде. Ул барлык балаларны бәйрәм белән тәбрик итте, укучыларга һәм “Бәхетле балачак” төркеме балаларына уңышлар теләде.

Икенче булып сүз тәрбияче Гөлгенә Рәисовнага бирелде, чөнки укучыларның күбесе “Тургай” бакчасыннан тәрбияләнеп чыккан балалар иде. Гөлгенә Раисовна үз балаларын күрүгә бик шат икәнлеген белдерде, аларга уңышлар теләде һәм ярыштан соң балаларны үз төркемнәренә кунакка дәште. Укучы балалар да үз тәрбияче апаларын күрүләренә бик шат иделәр.

Шушы күңелле нотада ярыш башланып китте. Физкультура укытучысы Рамил Рөстәмович ярышны бик оста һәм мавыктыргыч итеп алып барды. Балалар тавышыннан спорт залы гөрләп торды.

Ярышта 1 нче сыйныф укучылары җиңү яулады. Алар 1 нче урынны үз мәктәпләренә алып кайтып киттеләр. Ләкин күңелсезләнергә урын юк иде, чөнки “Бәхетле балачак” төркеме балалары инде зур үскән, укый - яза белә торган апа - абыйларына кызыгып та, көнләшеп тә карадылар, һәм үзләре дә, укучылар булгач, бакчага кунакка киләселәрен белдерделәр.Бу ярыш аларга спорт белән шөгыльләнү өчен стимул булды. Бу очрашу һәркемгә күтәренке кәеф һәм истәлекле мизгелләр бүләк итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев