Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ТӘРБИЯ

Без эшләргә яратабыз!

Хезмәт тәрбиясе - үсеп килүче буынны тәрбияләүнең иң мөһим якларыннан берсе. Балалар бакчасында ул аларны өлкәннәр хезмәте белән таныштырудан, булдыра алырлык эшләргә өйрәтүдән гыйбарәт. Өлкәннәр хезмәте белән таныштырганда балаларда аларның хезмәтенә карата уңай мөнәсәбәт, хезмәт нәтиҗәләренә сакчыл караш, өлкәннәргә көчләреннән килгән кадәр ярдәм итү теләге туа. Балаларның физик көче һәм...

Хезмәт тәрбиясе - үсеп килүче буынны тәрбияләүнең иң мөһим якларыннан берсе. Балалар бакчасында ул аларны өлкәннәр хезмәте белән таныштырудан, булдыра алырлык эшләргә өйрәтүдән гыйбарәт.

Өлкәннәр хезмәте белән таныштырганда балаларда аларның хезмәтенә карата уңай мөнәсәбәт, хезмәт нәтиҗәләренә сакчыл караш, өлкәннәргә көчләреннән килгән кадәр ярдәм итү теләге туа. Балаларның физик көче һәм акыл эшчәнлеге активлаша. Шәпшедәге "Аленушка" балалар бакчасында хезмәт тәрбиясе бирү буенча даими эш алып барыла. Анда балалар гына түгел, аларның әти-әниләре дә актив катнаша. Шуның белән без балаларның өлкәннәр хезмәте турындагы күзаллауларын киңәйтәбез, кешенең хезмәт нәтиҗәләренә сакчыл мөнәсәбәттә булырга өйрәтәбез. Әти-әниләр балалар өчен үз куллары белән участокны җыештырганда кирәк булачак эш кораллары (тырма, себерке) ясап бирделәр. Хезмәт эшчәнлегендә балалар алардан бик рәхәтләнеп файдаландылар.

Өлкәннәр белән һәм алар ярдәмендә хәлдән килерлек эшләр башкару теләген үстерәбез. Балаларны башлаган эшне азагына кадәр җиткерергә өй-рәтәбез. Төрле эшләр башкарганда иҗади омтылышны хуплыйбыз. Безнең педагогларның бурычы - хезмәт эшчәнлеге культурасы, материаллар һәм эш коралларына сакчыл мөнәсәбәт тәрбияләү.

Яз билгеләре күренә башлау белән балалар педагоглары белән бер-гәләп бакча территориясен матурлау өчен чәчәк орлыклары чәчәләр. Бүлмәләрдә тәрәзә төп-ләрендә "кечкенә бакчалар" бар. Аларда суган, солы, редис үстерелә. Әлеге культуралар балаларга белем бирү барышында файдаланыла.

Җәй айларында балалар яшелчәләр: ташкабак, кишер, чөгендер, кыяр, кәбестә үстерүдә актив катнашалар. Көз җиткәч, уңыш җыеп алганда, балалар үзләренең хезмәт җимешләрен күреп сөенештеләр.

Без, педагоглар өчен, мәктәпкәчә яшьтәге балалар хезмәтенең мөһим тәрбия чарасы булып торуы әһәмиятле. Бакчадагы тәрбия эше балаларга хезмәтнең үзләре өчен дә, коллектив өчен дә файда китерүен һәм зарури булуын төшендерерлек итеп оештырылырга тиеш.

Хезмәтне яратып башкару - бала шәхесен үстерү, аның сәләтләрен ачу өчен зарури шарт.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев