Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Центральные новости

“КАМАЗ” яңа газ двигателе эшләп чыгара башлаячак

12 литрлы яңа двигатель 450 ат көченә тиң булачак, диде “КАМАЗ” генераль директоры.

"КАМАЗ" үзенең йөк машиналары өчен яңа газ двигателе эшләп чыгарачак. Бу хакта Мәскәүдә “Россия энергетика атналыгы” Халыкара форумында компаниянең генераль директоры Сергей Когогин әйтте. Бу турыда мәгълүмат “КАМАЗ” сайтында урнаштырылган.

Компания газ двигательләре эшләп чыгара инде. Ләкин аларның беренчеләре 12 литрлы һәм 240 ат көчле булган. Ә хәзер 320-400 ат көчле, ә 12 литрлы яңа двигатель 450 ат көченнән артык булачак, диде Сергей Когогин.

“Әле 10 ел элек газ автомобильләре дизель ягулыгында эшләүчеләрдән калыша иде. Беренче чиратта двигательнең куәте буенча һәм бер заправкада йөреш буенча. Ләкин соңгы елларда газ-мотор техникасы, аның техник характеристикалары шактый үсте. Шул сәбәпле дизель ягулыгы дәрәҗәсенә генә җитеп калмадык, ә кайбер параметрлар буенча аны уздырдык та”, - диде компаниянең генераль директоры.

Моннан тыш, газ двигательләре артык тавышлы түгел һәм чыгарма газларны заманча экологик стандартлар ("Евро-5" и "Евро-6") буенча, нейтральләштерү өчен катлалуы система таләп итми, диде Сергей Когогин.

Реклама

Шулай ук ул газ двигательләренең куркыныч булуы турындагы стереотипларны да кире какты. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы классификациясе буенча, физик үзлекләре нигезендә газга иң түбән, курыкыныч тудыруның дүртенче классы бирелгән.

 

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/10/04/172806/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X