Югары уңыш өчен көрәшергә кирәк
Март башы күбрәк кышны хәтерләтә, төнне термометр баганасы 20 градустан түбән төшә. Әмма һәр нәрсәнең үз вакыты: кыш ничек кенә карышмасын, яз барыбер җиңәчәк. Димәк, язгы кыр эшләре башланырга да санаулы көннәр генә калып бара. "Агрофирма "Татарстан" җаваплылыгы чикле ширкәтендә моны яхшы аңлыйлар һәм шуңа күрә техниканы чәчүгә әзер-ләү белән...
Март башы күбрәк кышны хәтерләтә, төнне термометр баганасы 20 градустан түбән төшә. Әмма һәр нәрсәнең үз вакыты: кыш ничек кенә карышмасын, яз барыбер җиңәчәк. Димәк, язгы кыр эшләре башланырга да санаулы көннәр генә калып бара.
"Агрофирма "Татарстан" җаваплылыгы чикле ширкәтендә моны яхшы аңлыйлар һәм шуңа күрә техниканы чәчүгә әзер-ләү белән шөгыльләнүне дәвам итәләр. Агрофирма механизаторларына быел зур күләмдә эшләр башкарырга кирәк. Хуҗалыкның баш агрономы Рәфыйк Камалиев менә нәрсәләр сөйләде:
- Бу язда безгә 2535 гектар мәйданда чәчәргә кирәк, шул исәптән 1290 гектар бөртекле сабан культуралары, 712 гектарда берьеллыклар, 364 гектарда кукуруз. Бә-рәңгегә 50 гектар мәйдан бирелде. 520 гектарда уҗымнарны тырмалау һәм тукландыру планлаштырабыз, күпьеллык үләннәрне - 516 гектарда. Чәчү материалы ки-рәкле күләмдә әзерләнде һәм ул куелган таләп-ләргә җавап бирә. Чәчү-лекләрне карау-тәрбияләү буенча барлык агротехник чаралар эш планы нигезендә уздырылачак.
Февраль азагында Мүлмәдә хуҗалык җитәкчеләре семинары булды, алар механика мастерскоенда һәм машина-трактор паркында булып, чәчү техникасын ремонтлауның барышы белән таныштылар.
- Төп техника паркы чәчүгә әзер, - диде агрофирма директоры Ринат Аббазов. - Әзерлек сызыгында культиваторлар, барлык тырмалау агрегатлары, өч чәчкеч. Бу язда кырга күпфункцияле "Амазоне" ("Amazone") чәчү комплексын чыгарачакбыз.
Техниканы торгызу белән остаханә мөдире Әсәт Хаҗиәхмәтов җитәкчелегендә тәҗрибәле механизаторлар бригадасы шөгыльләнә. Алар арасында көйләүче-мастер Айдар Гарифуллин һәм Илфат Хәкимов бар. Илфат азык хәзерләү чорында "Ягуар" комбайнына идарә итә, югары күрсәткечләргә ирешә. Кышын техниканы ремонтлау белән мәшгуль.
Игенчелек эшенең чын осталары белән данлыклы Мүлмәдә, кызганычка каршы, кадрлар кытлыгы сизелә. Техниканы ремонтлауга да, тракторларда һәм комбайннарда эшләргә дә чит-тән, нигездә Марий Эл Республикасыннан эшчеләр җәлеп ителә. Алар арасында инде берничә ел акча эшләргә килеп, үзләрен намуслы хезмәткәрләр итеп таныткан Владимир һәм Михаил Романовлар кебекләр дә бар. Хуҗалыкта язгы кыр эшләре башланганда барлык агрегатларның әзерлекле кадрлар белән комплектланган булуына ышаналар, ә бу исә чәчүне оптималь срокларда һәм яхшы сыйфатлы итеп уздырырга мөмкинлек бирер. Мүлмә җире элек-электән үк игенчеләрне яхшы уңыш белән сөендереп килде, быел да басуларда тук башаклы игеннәр үссен өчен механизаторларга язгы чә-чүнең башыннан алып, җәйге-көзге сезон азагына кадәр тырышырга, бик күп тир түгәргә туры киләчәк.
Рәсемдә: механика остаханәсе мөдире Әсәт Хаҗиәхмәтов.
А. Тимонин фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев