Югары уңыш алуда орлыкчылык тармагы зур әһәмияткә ия
"Россельхозцентр" федераль дәүләт бюджет учреждениесенең Биектау районара филиалы начальнигы Сәгыйть Сәлахетдинов быел әлеге тармакта 25 елдан артык эшләвен билгеләп үтә. Аның намуслы хезмәте игътибарсыз калмады. Күптән түгел Сәгыйть Минвәли улына авыл хуҗалыгы тармагында озак еллар намус белән эшләве өчен Татарстан Республикасы Президентының Рәхмәте (Благодарность) тапшырылды. Әлеге бүләкне ул ТР премьер-министр...
"Россельхозцентр" федераль дәүләт бюджет учреждениесенең Биектау районара филиалы начальнигы Сәгыйть Сәлахетдинов быел әлеге тармакта 25 елдан артык эшләвен билгеләп үтә.
Аның намуслы хезмәте игътибарсыз калмады. Күптән түгел Сәгыйть Минвәли улына авыл хуҗалыгы тармагында озак еллар намус белән эшләве өчен Татарстан Республикасы Президентының Рәхмәте (Благодарность) тапшырылды. Әлеге бүләкне ул ТР премьер-министр урынбасары - Татарстан Республикасының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов кулыннан алды. Бүген безнең әңгәмәдәшебез Сәгыйть Сәлахетдинов.
- Үзегез күп еллардан бирле җитәкләгән районара бүлек нинди бурычларны тормышка ашыра?
- Филиалның төп бурычы - үсемлекчелек өлкәсендә үсемлекләрне корткычлардан, авырулардан һәм чүп үләннәрдән саклау. Биектау районында сөрү җирләре 71283 гектар биләп тора, шул исәптән авыл хуҗалыгы чәчүлекләре - 59045, бөр-теклеләр - 32622 гектар. Без 20 авыл хуҗалыгы предприятиесенә, 29 крестьян-фермер хуҗалыгына хезмәт күрсәтәбез. Моннан тыш, сертификация органы буларак, үзебезнең районга гына түгел, ә бәлки орлыкчылык хуҗалыгына һәм Арча, Әтнә, Питрәч районнарының 24 хуҗалыгына хезмәт күрсәтелә. Шулай ук әзерләүләр белән шөгыльләнүче оешмалар орлыкларын тикшерәбез.
- Татарстан Республикасы буенча «Россельхозцентр» филиалы нидән гыйбарәт?
- Бүлегебез зур түгел - барлык эшне тәҗрибәле, үз хезмәтләрен яхшы белүче 8 хезмәткәр башкара. Чирек гасыр буена заманнан калышмаска мөмкинлек бирә торган төгәл система, эш стиле булдырылды. Бу дәвердә күп үзгәрешләр булды, әмма игенчелекнең нигезе, аның кануннары үзгәрешсез кала. Ә башка нәрсәләрдә һаман камилләшеп, осталыкны арттырып торырга туры килә, монысы инде тормыш таләбе. Без авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белән тыгыз элемтәдә эшлибез, авыл хуҗалыгы производствосы үсешенә үзебездән өлеш кертергә омтылабыз, районның көндәлек мәшәкатьләре белән яшибез һәм төп вазифаларыбызны үтәп, күрсәтелә торган хезмәтләрне арттырып, алдынгылыкта булырга тырышабыз.
- Сәгыйть Минвәлиевич, аграрийларга сез нинди хезмәтләр күрсәтәсез?
- Биектау районара бүлеге орлыкларның чәчүлек сорт сыйфатларын билгеләү һәм сертификацияләү буенча зур аналитик эш уздыра. сортларны сайлау, җитештерү, саклау, эшкәртү, орлыкларны чәчү кондициясенә җиткерү мәсьәләләрендә көндәлек ярдәм күрсәтә.
Ел саен бүлекнең сынау лабораториясендә 12000 тоннадан күбрәк орлыкка анализ ясала - 1700 дән алып 2300 гә кадәр проба һәм 2600 тоннадан алып 4600 тоннага кадәр бәрәңгегә бүлбе анализы уздырыла. Без орлык участокларында орлыкларны үстерү технологиясенең үтә-лүенә, орлыкларны үз вакытында эшкәртүгә көн-дәлек контрольлек итәбез, урыннарга барып квалификацияле ярдәм күрсәтәбез. Моннан тыш, ел саен яраклылык сертификатлары биреп, 5 меңнән алып 13 мең тоннага кадәр орлыкны сертификациялибез.
- Орлыкчылыкның матди-техник базасын ныгыту буенча районда нинди эш алып барыла?
- Соңгы өч елда "Бөреле"дә сәгатенә 50 тонна азык-төлек ашлыгын, 20 тонна орлыклык ашлыкны чистарту һәм киптерү линиясе һәм орлыкны инкрустацияләү буенча ике линия, "Высокогорская" агрофирмасында, "Татмелиорация-Агро" ширкәтендә ашлык чистарту-киптерү комплекслары файдалануга тапшырылды, "Суыксу"да һәм "Татарстан" агрофирмасында ЗАВ реконструкцияләнде, 16 орлык складына капиталь ремонт уздырылды һәм реконструкция ясалды, тузган сортлау машиналары даими рәвештә яңаларына алыштырыла. Җитешсезлекләр дә бар инде, бүгенге көндә киптерү хуҗалыгы базасы нык түгел, аның буенча районның авыл хуҗалыгы предприятиеләрен тәэмин итү нибары 50 процент кына тәшкил итә.
- Сәгыйть Минвәлиевич, үсемлекләрне саклау мәсьәләләре дә Биектау районара бүлеге эшчәнлегендә үзәк урынны алып тора. Бу юнәлештә нинди эшләр башкарыла?
- Бу эшнең мөһим юнәлешләреннән берсе - орлыкларга үз вакытында сыйфатлы фитопатологик экспертиза уздыру. Аның күләме 2013 елда 12423 тонна, 172 проба тәшкил итте. Шулай ук махсус техниканы тикшерү һәм кабул итү белән дә шөгыльләнәбез, эшкә керешергә рөхсәт бирәбез. Районда 25 агулау машинасы һәм 26 сиптергеч бар. Ел саен химик һәм биологик чаралар белән 61030 гектарга якын чәчүлек эшкәртелә.
Безнең район шәһәргә терәлеп урнашкан. Шуңа күрә үсемлекләрне саклау, авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүче-ләрнең чәчүлекләрен химик эшкәртү мәсьәләләрендә безнең бүлек, барыннан да бигрәк, үсемлекләрне экологик яклауны тәэмин итүгә, игенчелекне биологиягә нигезләүгә, саклау чаралары технологиясен үтәү һәм биологик препаратлардан файдалануны арттыра бару, сөрү җиренә пестицидларны азрак кертүгә йөз тота.
- Сәгыйть Минвәлиевич, барлык авыл хуҗалыгы предприятиеләренең дә ашламаны җитәрлек кадәрле сатып алырлык акчасы булмый. Сезнең карашка ничек - күптәннән билгеле булган җитештерүчеләрнең һәм әле күптән түгел генә җитештерә башлаучыларның препаратлары арасында аерма бармы һәм химиясез генә «яшәргә» мөмкинме?
- Басуларны тикшерергә чыккач, иң беренче эш итеп биологик фунгицидлар - кыйммәтле һәм арзанрак химик пестицидларның нәтиҗәләрен чагыштырам. Биологик фунгицидларны дөрес куллансаң, югары нәтиҗә бирә. Экологик яктан чиста продукция җитештерү белән безнең районда "Красная заря" авыл хуҗалыгы предприятиесе шөгыльләнә. Биредә 25 елдан артык үсемлекләрне саклау өчен химик пестицидлар кулланылмый. Чүп үләннәренә, корткычлар, авыруларга каршы агротехник чаралар белән көрәшәләр. Орлыклар авыруларга каршы ел саен тиешле препаратлар белән эшкәртелә. Бөртеклеләр җитештерүнең игенчелекне биологиягә нигезләүгә юнәлтелгән технологиясе хуҗалыкка саклау чараларын кулланмыйча ел саен тотрыклы уңыш алырга мөмкинлек бирә. Соңгы 5 елда "Красная заря"да бөртеклеләр уңышы 26,5 центнер тәшкил итте, район буенча 25,8.
- Сез китергән саннар уйландырырлык. Чынлап та, авыл хуҗалыгы өлкәсендә яңалыкларны кулланмыйча сизелерлек нәтиҗәгә ирешү мөмкин түгел. Агропредприятие җитәкчеләре һәм белгечләре сезнең белән ничек хезмәттәшлек итәләр?
- Кайвакыт таләп ителә торган чаралар көтелә торган уңышны алу өчен гаять мөһим булсалар да, технология таләпләрен үтәргә аграрийларны үз дигәнеңдә нык торып үгетләргә туры килә. Авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләр белән безнең мөнәсә-бәтләр яхшы, аларның соравы нигезендә эшлибез, ә хуҗалыклар исәп-хисапны башкарылган эшләр акты нигезендә ясыйлар.
- Сәгыйть Минвәлиевич, әңгәмәгез өчен рәхмәт. Район кырларының уңдырышлылыгын күтәрүдә киләчәктә дә нәтиҗәле эшләвегезне телибез.
Сәгыйть Сәлахетдиновка Президент Рәхмәтен ТР вице-премьеры Марат Әхмәтов тапшырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев