Биектау хэбэрлэре
  • Рус Тат
  • ЯЗГЫ ЧӘЧҮГӘ КӨЗДӘН ӘЗЕРЛӘНӘЛӘР

    Бөртеклеләрнең һәм азык культураларының югары уңышының төп шартларыннан берсе булып туфракны язгы чәчүгә сыйфатлы әзерләү тора. Хәзер туңга сөрә торган вакыт, күп кенә хуҗалыкларда ул ахырына якынлашып килә. Агымдагы ел уңышы тулысынча җыеп алынды һәм саклауга салынды, ләкин белгечләргә, җитәкчеләргә һәм игенчеләргә кул кушырып утыра торган вакыт түгел. Туфракны язгы...

    Бөртеклеләрнең һәм азык культураларының югары уңышының төп шартларыннан берсе булып туфракны язгы чәчүгә сыйфатлы әзерләү тора. Хәзер туңга сөрә торган вакыт, күп кенә хуҗалыкларда ул ахырына якынлашып килә.
    Агымдагы ел уңышы тулысынча җыеп алынды һәм саклауга салынды, ләкин белгечләргә, җитәкчеләргә һәм игенчеләргә кул кушырып утыра торган вакыт түгел. Туфракны язгы кыр эшләренә үз вакытында әзерләргә кирәк. Чын хуҗа җир сөрүне язга калдырмаска тырыша, чөнки язын башка эшләр дә җитәрлек: дым каплату, тырмалау, уҗымнарны һәм күпьеллык үләннәрне ашлау, культивация күп вакытны ала, сабан культураларын чәчү турында әйткән дә юк.
    "Суыксу" җаваплылыгы чикле ширкәтендә туңга сөрүгә 8 берәмлек техника куйганнар: 4 "МТЗ-1221", 2 "К-700", берәр "Т-150" һәм "ДТ-75" Алар белән идарә итүче механизаторлар үзләренә тапшырылган агрочараның мөһимлеген аңлыйлар, шуңа күрә туфракны сыйфатлы итеп эшкәртергә тырышалар, шуның бе лән бергә эш темплары турында да онытмыйлар.
    Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенә көн саен хуҗалыклардан туңга сөрүдәге механизаторларның эше турында мәгълүматлар килеп тора. Монда хезмәт ярышы нәтиҗәләренә йомгак ясау буенча комиссия саннарны анализлый һәм җиңүче-ләрне, ягъни югары хезмәт күрсәткечләре өчен премиягә лаек булучыларны билгели. Бүгенге көндә дүрт Суыксу механизаторы бүләкләнү-челәр исемлегенә кергән: Рамил Мөхәммәдиев, Дамир Сафин, Зөфәр Ибраһимов һәм Искәндәр Сәмигуллин. Алар барысы да ышанычлы, тырыш, техниканы яхшы белүче һәм аннан оста файдаланучы белгечләр.
    Тәҗрибә күрсәткәнчә, авылда гаиләдә хезмәт белән тәрбияләнүчеләр һәм әти-әниләренең ничек эшләвен күреп үскәннәр кала. Дамир Сафин бәхетен һәм язмышын читтән эзләми. Туган хуҗалыгына эшкә килә. Аның әти-әнисе Мәхмүт белән Мөслимә гомер буе авылда хезмәт куялар: әтисе - ферма мөдире, әнисе бозау караучы. Үз вакытында без бозауларның тәүлеклек артымын килограммга җиткерә алган Мөслимә Сафина турында еш яздык. Мондый нәтиҗәләргә тырыш хезмәт белән генә ирешеп була. Дамирга әти-әнисеннән авыл хезмәтчәненә хас иң яхшы сыйфатлар күчкән дип ышанып әйтергә мөмкин. Хатыны Гөлфия укытучы булып эшли. Дамир белән Гөлфия әти-әниләрен онык белән сөендергәннәр. Бу - тату гаилә, анда Сафиннарның өч буыны бер түбә астында яши.
    Дамир "КПЭ-3,8" агрегаты тагылган "МТЗ-1221" тракторына идарә итә. Ул туфракны эшкәртә башлаганнан бирле ике норма үти, аңа 2000 сумлык премия алуга сертификат бирелә. Бәлки, өченчесе дә булыр.
    - Безнең хуҗалыкта тигез басулар юк диярлек, бөтен җирдә чокыр-чакыр, ерганак, калкулык, шуңа күрә туфракның өске катламын эшкәртүгә зур игътибар бирәбез, бу аны эрозиядән саклый. 1400 гектар, уңдырышлы катламны саклап, "КПЭ-3,8", "БДТ-3", "КТС-10", "KOS-3" белән эшкәртелде. Без бу технология буенча инде беренче ел гына эшләмибез, һәм бу уңай нәтиҗәләр бирә. Иске традиция буенча туңга сөрүне күпьеллык үлән мәйданнарында гына алып барабыз, - диде "Суыксу" җаваплылыгы чикле ширкәте директоры Зөфәр Шәйдуллин.
    Бу эшне зур тәҗрибәгә ия булган механизатор Искәндәр Сәмигуллин башкара. Аның турында хуҗалык җитәкчесе: "Эшчән, совет заманында чыныгу алган механизатор, яшь механизаторларның чын остазы", - диде. Искәндәр "ДТ-75", тракторында гадәтләнгән сука белән туңга сөрә, норманы үтәп, 1000 сумлык премия иясе булды. Искәндәрнең гаиләсе чын авылныкы: үзе - тракторчы, хатыны Илсөяр - сыер савучы. Аларның һөнәрләре авыл җире өчен иң кирәкле. Өч егет тәрбияләп үстергәннәр. Алар, хезмәткә өйрәнеп, күңелләренә якын эш табалар, гаилә коралар һәм мөстәкыйль яшиләр. Ләкин ата-ана йорты - җирдә иң газиз урын.
    Һава торышы начарайды, көзге яңгырлар эшне туктатты. Хуҗалык механизаторларының 400 гектарлап туңга сөрәселәре калды. З.Шәйдуллин әйткәнчә, бу "өч көнлек эш". Планлаштырылган мәйданнарны эшкәртергә әле вакыт бар.

    Рәсемнәр: механизатор Дамир Сафин, район авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Илнар Мөхлисов, "Суыксу" ширкәте директоры Зөфәр Шәйдуллин.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: