Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Ярдәм көтеп тик ятмаска

Район хуҗалыкларына язгы кыр эшләренә 768,4 тонна ягулык-майлау материаллары кирәк булачак. Бәяләр ташламалы булыр, әмма бушлай ягулыкка өметләнергә кирәкмәс. Авыл хуҗалыгы предприятиеләре һәм агропромышленность оешмалары җитәкчеләре өчен узган шимбәдә Ямаширмәдә оештырылган семинар-киңәшмәдә сүз менә шушы турыда барды. 2012 нче елгы чәчүне уздыруга матди ресурсларга ихтыяҗ турында авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек...

Район хуҗалыкларына язгы кыр эшләренә 768,4 тонна ягулык-майлау материаллары кирәк булачак. Бәяләр ташламалы булыр, әмма бушлай ягулыкка өметләнергә кирәкмәс. Авыл хуҗалыгы предприятиеләре һәм агропромышленность оешмалары җитәкчеләре өчен узган шимбәдә Ямаширмәдә оештырылган семинар-киңәшмәдә сүз менә шушы турыда барды.

2012 нче елгы чәчүне уздыруга матди ресурсларга ихтыяҗ турында авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Илнар Мөхлисов хәбәр итте. Уҗымнар белән бергә 32466 гектар бөртеклеләр, 1353 гектар техник, 26453 гектар азык культуралары, 1094 гектар бәрәңге, 3166 гектар кукуруз һәм башка культуралар чәчү планлаштырылган.

Һәр гектарга ким дигәндә 50 килограмм ашлама кертергә кирәк. Әлегә ашлама белән нибары "Татмелиорация-Агро" җаваплылыгы чикле ширкәте генә тәэмин ителгән. Эш планнары булганда һәм югары класслы орлыктан файдаланганда ашлама алуга ТРның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан хуҗалыкларга субсидияләр биреләчәк.

Семинарда катнашкан Биектау муниципаль районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин республика һәм Россия Федерациясе авылга тәкъдим иткән барлык программаларда хуҗалыкларның катнашуы мөһим булуын аерым билгеләп үтте. Мәгълүм шартларны үтәү субсидияләр, кредитлар белән яр-дәм алу мөмкинлеге бирә. Моннан башка язын һәр авыл хуҗалыгы предприятиесенә тормышка ашырырга кирәкле зур күләмле эш-ләрне уңышлы башкару мөмкин булмаячак.

Киңәшмәдә "Ак Барс Банк"ның Биектаудагы өстәмә офисы начальнигы Рафис Саяхов һәм "Россельхозбанк"ның Арчадагы өстәмә офисы директоры Нияз Фәттахов катнашты. Алар банкларның авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләргә нәрсәләр тәкъдим итүе турында сөйләделәр.

Районда агрохимик хезмәт күрсәтү турында "Агрохимсервис" ачык акционерлык җәмгыяте директоры Александр Пачанов сөйләде. 12 мең гектар сөрү җирен тикшерү зарур. Бездәге туфракка известь кертергә кирәк. Әлеге максатта ел саен дүрт йөз миллионлап сум акча бирелә. Акчаны нәкъ менә шушы юнәлештә тоту белән барыннан да бигрәк хуҗалыклар үзләре кызыксынырга тиешләр, чөнки агрохимик чаралар күрү туфракның уңдырышлылыгы турында кайгырту дигән сүз.

Семинарның икенче өлеше "Ватан" җаваплылыгы чикле ширкәте объектларына һәм гаилә фермасына баруга багышланды. Катнашучылар машина-трактор паркы цехларында культиваторлар, чәчкечләр, тракторларның ничек ремонтлануын һәм көйләнүен күрделәр, техник хезмәт күрсәтү пунктында да булдылар.

Товарлыклы сөт фермасында кышлату барышы турында ветеринария табибы Флера Яруллина сөйләде. Хуҗалык җитәкчеләренә бозаулату бүлеген, товарлыклы сөт фермасын күрсәттеләр.

Ирек Исмәгыйлевнең күптән түгел оештырылган гаилә фермасы зур кызыксыну уятты. Колхозның элекке дуңгызчылык фермасы корылмаларын нигез итеп алып, биредә 100 башка исәпләнгән сөтчелек фермасы ачканнар. Хәзер анда зоотехника фәненең барлык таләпләре нигезендә 90лап баш савым сыеры асрала, сөтүткәргеч куелган. Биредә Фәридә Галимҗанова белән Лилия Сәмигуллина эшли. Әлегә тәүлегенә уртача 600-650 килограмм сөт савыла. Гаилә фермасы җитәкчесе киләчәктә продукция җитештерүнең артачагына өметләнә.

М.ТИМОНИНА.

Рәсемнәрдә: 2012 нче елның 28 гыйнварында Ямаширмәдәге авыл хуҗалыгы семинарында.

А.Тимонин фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев