Ярдәм булыр, әмма файдаланылмаган резервлар да җитәрлек
Узган шимбәдә районда фермерлар ассоциациясе һәм крестьян хуҗалыкларының чираттагы конференциясе булды. Аның эшендә район башлыгы урынбасары Раушан Хәйруллина, районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Илнар Мөхлисов, районның фермерлар һәм крестьян хуҗалыклары ассоциациясе рәисе Һадый Җиангиров, ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының предприятиеләр реструкту-ризациясе һәм бизнес үсе-ше бүлеге начальнигы урынбасары...
Узган шимбәдә районда фермерлар ассоциациясе һәм крестьян хуҗалыкларының чираттагы конференциясе булды.
Аның эшендә район башлыгы урынбасары Раушан Хәйруллина, районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Илнар Мөхлисов, районның фермерлар һәм крестьян хуҗалыклары ассоциациясе рәисе Һадый Җиангиров, ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының предприятиеләр реструкту-ризациясе һәм бизнес үсе-ше бүлеге начальнигы урынбасары Руслан Гайнуллин, авыл хуҗалыгы белгечләре, авыл җирлекләре башлыклары һәм фермерлар катнашты.
Соңгы елларда дәүләт агробизнеска ярдәм итү максаты белән берничә программа кабул итте. Авылда җитештерүне җанландырырга, тормышны мәгънәлерәк, кызыклырак, мулрак итәргә теләүчеләр авыл эшмәкәрләре сафын тулыландыра һәм андыйлар саны арта бара. Конференциядә сүз аларны нинди проблемалар борчуы турында барды. Безнең районның фермерлар һәм крестьян хуҗалыклары ассоциациясе эшенең 2010-2011 нче елгы йомгаклары турында аның җитәкчесе Һадый Җиангиров сөйләде.
Дәүләт хуҗалык итүнең 127 кече формасына 28,3 млн. сумлык ярдәм күрсәткән. Алган субсидияләр 568 баш мөгезле эре терлек, 119 дуңгыз, 84 баш сарык һәм кәҗә, 1796 баш кош-корт, 341 бал корты гаиләсе һәм 96 баш куян алуга киткән.
Крестьян-фермер хуҗалыклары карамагында 5779 гектар җир, бу райондагы барлык мәйданның 5,8%ы, сөрү җире - 4599 гектар. Крестьян-фермер хуҗалыкларының эш юнәлешләре төрле. Фермерлар арасында ашлык, бәрәңге, сөт, ит, бал җитештерү, үрентеләр һәм яшелчә үстерү белән шөгыльләнүчеләр бар.
2011 елда крестьян-фермер хуҗалыклары 7317 тонна ашлык җитештергәннәр, бу район күләмендә җитештерелгән ашлыкның 7%ын тәшкил итә, уңыш гектардан 29,4 центнер чыккан.
1296 тонна бәрәңге алынган, бу районда үстерелгән бәрәңгенең 6,8%ын тәшкил итә. 2010 нчы елда бары 100 тонна гына җитештерелгән. Уңыш гектардан 137,9 центнер тәшкил иткән.
2011 елда фермерлар 2819 тонна печән әзерләгәннәр, аның бер өлеше үзләрендә эшләүчеләргә, шәхси ярдәмче хуҗалыгы булган гражданнарга сатылган. Соңгы елларда терлекчелек белән шөгыльләнүче фермерлар саны арткан. Эшчәнлекнең бу төренә фермалар төзүгә, терлекләр сатып алуга субсидияләр төсендә гаилә терлекчелек фермалары оештыруга дәүләт ярдәме күрсәтелә.
Районның крестьян-фермер хуҗалыкларында 2012 нче елның 1 гыйнварына 453 баш мөгезле эре терлек, шул исәптән 209 баш сыер, шулай ук 127 ат һәм 244 дуңгыз исәпләнә.
Иң күп мөгезле эре терлек (200 баш, шул исәптән 92 сыер) Минсинә Латыйповада. Бу гаиләгә сокланмый мөмкин түгел. Ире дә, хатыны да ветеринария институтын тәмамлаганнар, өч бала тәрбиялиләр. Алар 100 сыерга исәпләнгән яңа гаилә фермасы төзиләр, уздырыла торган барлык ярминкәләрдә актив катнашалар.
Макаровка авылында "Флора" (башлыгы Василий Ванеев) крестьян-фермер хуҗалыгы терлекчелек белән уңышлы шөгыльләнә. Аның хуҗалыгында 75 баш мөгезле эре терлек, шул исәптән 49 сыер, шулай ук 94 дуңгыз бар.
Шамил Нигъмәтҗановның крестьян-фермер хуҗалыгында 29 баш мөгезле эре терлек, шул исәптән 10 сыер бар. Фермер производствоны киңәйтергә, терлекләрнең баш санын арттырырга уйлый.
Айбаш авыл җирлегеннән Роберт Исмәгыйлевнең крестьян-фермер хуҗалыгында 16 баш мөгезле эре терлек бар, аларның 10 сы сыерлар. 2011 нче елда Рәис Шәйхетдинов, Рөстәм Хәкимуллин гаилә фермалары оештырдылар, һәркайсында 24 әр сыер асрала.
Шул ук вакытта крестьян-фермер хуҗалыкларына барлык мөгезле эре терлекләрнең нибары 2,7 проценты гына туры килә. Үзеңне үзең эш белән тәэмин итү чарасы буенча мөгезле эре терлекләр алуга субсидия алган 233 шәхси эшмәкәр һәм крестьян-фермер хуҗалыгының 89ы гына терлекләре булу турында статистика идарәсенә отчет биргәннәр. 2011 елда Ирек Исмәгыйлев, Физә Шәйдуллина, Миләүшә Кәбиева 100 сыерга исәпләнгән гаилә фермасын үзгәртеп төзеделәр, ә Азат Әхмәтов белән Фәрхәд Шаһимәрдәнов 24 сыерга терлекчелек фермасы салдылар. Әлеге хуҗалыклар белән хезмәттәшлек турында килешү төзелде, фермалар салуга һәм реконструкцияләүгә матди ярдәм күрсәтелде.
2011 елда 694 тонна сөт җитештерелде, бу җитештерелгән сөтнең 2,7 процентын тәшкил итә. КФХлар 14 тонна ит җитештерделәр - район күләмендә җитештерелгән итнең 0,7 проценты. Бу бик аз.
Докладчы агропромышленность комплексына дәүләт ярдәме программалары, аны финанслау юнәлешләренә тукталды. Субсидияләрне авыл хуҗалыгы һәм статистика идарәсенә отчетларын тапшыра торган крестьян-фермер хуҗалыклары алды һәм алачак, - дип ассызыклады Һ.Җиангиров.
2011 нче елда лизинг-грант программасы буенча 19 грант отылды, аларның 10сы - "Авыл бизнесы" юнәлеше буенча. Теплицалар, тракторлар, «УАЗ», «ГАЗ», икмәк ташу машиналары алынды. Эшмәкәрләр 4 миллион 170 мең сумга инвестицияләнде.
Авыл халкының эш белән мәшгульлеген арттыру, авыл туризмын, авыл җирендә халык промыселлары һәм һөнәрчелеген үстерү нигезендә авыллардагы тормыш рәвешен саклап калу максатында "Татарстан Республикасында 2011-2013 нче елларга художестволы халык промыселлары, һөнәрчелеге, авыл туризмын үстерү" программасы гамәлгә керде. Бу программаны Габделәхмәт Котдусов белән Рөстәм Садыйковлар тормышка ашыра.
Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы "Яңа эшли башлаган фермерларга ярдәм" һәм "Гаилә терлекчелек фермаларын үстерү" программаларын тормышка ашырды. ТРның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында әлеге программалар буенча киңәшмәдә безнең районнан 15 дәгъвачы катнашты. Программаның катнашучыларны сайлап алу таләпләре кырыс, әмма үти алырлык. Шушы һәм башка программалар турында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы министрлыгының АПК предприятиеләрен ре-структуризацияләү һәм агробизнесны үстерү бүлеге начальнигы урынбасары Руслан Гайнуллин сөйләде.
- Безнең районда соңгы елларда фермерлык һәм крестьян хуҗалыкларын үстерүгә аеруча зур игътибар бирелә, - диде үзенең чыгышында район башлыгы урынбасары Раушан Хәйруллина. - Район башлыгы Рөстәм Галиулла улы Кәлимуллин ярдәме белән авыл эшмәкәрләре саны шактый артты. Әмма агробизнесны үстерү резервлары бездә бар әле.
Авыл хуҗалыгы идарәсенең икътисад буенча консультанты Зөлфия Гарифуллина терлекчелек бе-лән шөгыльләнүче шәхси ярдәмче хуҗалыкларны кызыксындыру алымнары турында сөйләде.
Терлекләрнең баш санын саклап калу Татарстан авыл хуҗалыгында өс-тенлекле булып санала. Районда 22414 баш мөгезле эре терлек бар, шуларның 5476 башы, ягъни 24,4 проценты шәхси ярдәмче хуҗалыкларда. 2008 ел белән чагыштырганда 34 процентка үсеш бар.
Мөгезле эре терлекләрнең баш саны артуга дәүләт сәясәте ярдәм итте. 2011 елда районга 7 млн. сумлык ярдәм күрсәтелде.
29 авыл җирлегенең 7 сенә - Олы Битаман, Әлдермеш, Айбаш, Олы Кавал, Суыксу, Мәмдәл, Мүлмә авыл җирлекләренә 2011 елда районга билгеләнгән сумманың яртысыннан артыгы бирелгән. Бу әлеге авыл җирлекләрендә терлекләрнең тыгызлыгы югары һәм халык шәхси ярдәмче хуҗалык белән тырышып шөгыльләнә дигәнне аңлата.
Районда сыер тотучы гаиләләр 1665. Шуларның 1156 сы, яки 69%ы - бер, 372 се, яки 22% - ике, 101 е, яки 6%ы - өчәр, 23 е, яки 1%ы - дүртәр, 13 гаилә 5 һәм аннан күбрәк сыер асрый.
Шәхси ярдәмче хуҗалыклар хуҗалык итү шартларына тизрәк ияләшәләр. 1156 гаиләгә бер урынына ике сыер асрарга нәрсә комачаулый?
Хөкүмәт 10-12 баш сыеры булганнарны гаилә фермасына кертергә дигән карар кабул итте, терлекчелек бинасы салуга субсидия 500 мең сумга кадәр булачак.
Әлеге юнәлешне кызыксындыру һәм ярдәмнең тагын бер юлы - ташламалы кредитлар бирү. Авыл кешесе искерәк карашлы һәм ул заман алымнарын хупларга атлыгып тормый. Тәфсилләп аңлату, авыл җирлекләре башлыкларының үз үрнәге һәм ярдәме кредит алуда нигез булып тора. 2011 елда шәхси ярдәмче хуҗалыкларны үс-терүгә 299 кредит алынды һәм бу 2010 ел белән чагыштырганда 2,5 тапкырга артыграк. 27 кредит буенча Олы Битаман һәм Ямаширмә, 26 кредит буенча Мүлмә (авыл җирлеге башлыгы, аның урынбасары һәм мәктәп директорының шәхси үрнәге), 24 кредит буенча Суыксу авыл җирлегенең уңай эшен билгеләп үтәргә була.
- Ел башында район башлыгы шәхси ярдәмче хуҗалык алып баручы гражданнарга кредит бирү бурычын куйган иде - бу һәр авыл җирлегенә кимендә 10 кредит. Район планын без үтәдек. Әмма Семиозерка, Сосновка, Дачное, Мәмдәл, Пермяки, Шуман авыл җирлекләрендә күрсәткеч бик аз - 1-2 кредит, - диде З.Гарифуллина.
Конференциядә крестьян-фермер хуҗалыклары башлыклары бүләкләнде. Минсинә Латыйпова, Насих Хәкимуллин, Сәрия Фәттахова, Шамил Нигъмәтҗанов, Динар Вәлиев һәм Елена Магиналарның хезмәте 2011 нче ел йомгаклары буенча Мактау грамоталары һәм район башлыгы Р.Г.Кәлимуллинның Рәхмәт хатлары белән билгеләп үтелде.
Конференциягә йомгак ясап, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы И.И.Мөхлисов урыннарда авыл җирлекләре һәм крестьян-фермер хуҗалыкларының бердәм эшләү зарурлыгы булуга тукталды. Дәүләт ярдәменең барлык төрләреннән, ташламалар, субсидияләрдән файдаланып, актив эшләргә кирәк.
Югарыдан җибәрелгән идея, хәтта матди ягы хәл ителгән булса да, урыннардагы власть аңлап кабул итмәсә һәм ярдәм кулы сузмаса, тормышка ашмаячак. Шәхси сектор зур мөмкинлекләргә ия. Кешеләрне кызыксындыра, һәр кеше белән эшне җайга сала белергә, авыл халкының эшлекле активлыгын уятырга кирәк.
Конференция фермерлар һәм крестьян хуҗалыкларының шушы көннәрдә Казанда узачак республика съездына делегатлар сайлау белән тәмамланды.
Р.АБЗАЛОВА.
Рәсемнәрдә: агробизнеска багышланган конференциядә катнашучылар һәм чыгыш ясаучылар.
А.Тимонин фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев