Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Яңа ветеринария пункты ачылды

Бүген Дөбъязда яңа участок ветеринария пункты ачылды. Аны ачу тантанасында Татарстан Республикасының Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов катнашты. Дөбъяз ветеринария пункты Татарстанда республика программасы буенча төзелгән икенче пункт. Блоклы-модульле бинаны нибары ике атнада торгыздылар, шунда ук коммуникацияләр дә тоташтырылды. Бинада, кабул итү кабинетыннан тыш, операция бүлмәсе дә күздә...

Бүген Дөбъязда яңа участок ветеринария пункты ачылды. Аны ачу тантанасында Татарстан Республикасының Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов катнашты.

Дөбъяз ветеринария пункты Татарстанда республика программасы буенча төзелгән икенче пункт. Блоклы-модульле бинаны нибары ике атнада торгыздылар, шунда ук коммуникацияләр дә тоташтырылды. Бинада, кабул итү кабинетыннан тыш, операция бүлмәсе дә күздә тотылган. Анда йорт хайваннарына хирургия ярдәме күрсәтеләчәк. Штатта мөдирдән кала ветеринария табибы-эпизоотолог һәм ветеринария фельдшеры да бар.

Районда ветеринария участоклары бишәү. Уңайлы яңа бинага күчү бәхете беренче булып Дөбъяздагысына елмайды. Терлекләрнең баш санын саклау өчен барлык шартларны тудыру максатында якын киләчәк планнарында ел саен берәр ветеринария участогы ачу күздә тотыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев