Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Төп бурыч – урып-җыюны сыйфатлы уздыру

Агымдагы атнада Зәй районында булган семинар-киңәшмәдә сүз Татарстан агросәнәгать комплексының эш нәтиҗәләре һәм игеннәрне урып-җыюга әзерлек турында барды. Анда ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, Премьер-министр Илдар Халиков, Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, район башлыклары, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре начальниклары,...

Агымдагы атнада Зәй районында булган семинар-киңәшмәдә сүз Татарстан агросәнәгать комплексының эш нәтиҗәләре һәм игеннәрне урып-җыюга әзерлек турында барды.

Анда ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, Премьер-министр Илдар Халиков, Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, район башлыклары, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре начальниклары, авыл хуҗалыгы предприятиеләре, фермер хуҗалыклары җитәкчеләре, галимнәр катнашты.

Катнашучылар "Агросила Групп" ябык акционерлык җәмгыятендәге техника күргәзмәсе, авыл хуҗалыгы культураларын үстерү, азык хәзерләү, туфрак эшкәртүнең алдынгы технологияләре, авыл хуҗалыгы техникасы һәм агросәнәгать җиһазларының яңа үрнәкләре белән таныштылар, уҗым һәм сабан культуралары чәчүлекләрен карадылар, терлекчелек комплексында булдылар.

Пленар утырышта республика Президенты беренче яртыеллыкта Татарстанның агросәнәгать комплексы эшенә бәя бирде. Быел гомумән алганда икътисади үсеш темплары кимүгә карамастан, республикада авыл хуҗалыгы продуктлары җитештерү беразга арт-кан. Идел буе федераль округында җитештерелгән барлык авыл хуҗалыгы продукциясенең якынча чиреге бүген Татарстанга туры килә.

Президент әйткәнчә, хәзерге вакытта төп бурыч - азык хәзерләү темпын арттыру (әлегә запас узган елгыдан кимрәк), авыл хуҗалыгында мелиорацияне үстерү, эшмәкәрлекне активлаштыру. Беренче яртыеллыкта авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләргә ярдәмгә бюджеттан өстәмә рәвештә 800 млн. сум акча җибәрелгән.

Алда торган урып-җыю турында сөйләгәндә, Рөстәм Миңнеханов бөтен көчне аны тиз һәм югары сыйфатлы итеп үткәрү өчен бөтен мөмкинлекләрдән тулысынча файдаланырга, транспорт чараларын мобилизацияләргә кирәк, дип билгеләп үтте. Терлек азыгы әзерләүгә килгәндә, 1,5-2 еллык запас булдырырга һәм аның ышанычлы сакланышын тәэмин итәргә кирәк.

ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, яртыеллык йомгакларын анализлаганда, ТР агросәнәгать комплексы продукциясен җитештерүнең күздә тотылган күләме 64 млрд. сум - Россия буенча гомуми күләмнең 6 процентлабын тәшкил итә, диде. Үсешкә нигездә терлекчелектә һәм кошчылыкта ирешелде. 1 июльгә алынган мәгълүматлар буенча, республиканың барлык категориядәге хуҗалыкларында 245 мең тонна терлек һәм кош ите җитештерелде. Сөт җитештерү 862 мең тонна тәшкил итте.

Быел сөтне сатып алу бәясе 2013 нче елдагыга караганда 3-4 сумга артык һәм сөт җитештерү белән шөгыльләнү кызыклырак була бара, дип саный министр. Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы берләшмәләренең беренче яртыеллыктагы акчалата кереме 30,7 млрд. сум тәшкил итте, шул исәптән сөт сатудан - 10 млрд. сум.

Быел урып-җыю катлаулы булырга охшап тора. Татарстан аграрийлары алдына бөртеклеләрне суктыруны августта тәмамлау бурычы куелды. Бүген республика хуҗалыклары карамагында 3500 бөр-текле ашлык комбайны бар. Хезмәтне яхшылап оештырганда, бер комбайнга йөкләнгән эш күләме күп булуга карамастан, августта тәүлегенә 60 ар мең гектар җыеп алырга мөмкин.

Марат Әхмәтов май аендагы корылык чәчүлек-ләргә тискәре йогынты ясады, диде. Әмма уҗымнар үстерүдә технология таләпләре үтәлгән күпчелек хуҗалыкларда алар килеп туган кыен хәлдән коткара торган культура булды.

«Техника җитештерүчән эшләсен, ашлыкның бер генә килограммы да әрәмгә китмәсен өчен без барлык шартларны тудырырга тиеш. Быелгы ел безнең өчен уңышлы булыр, дип өметләнәм", - диде Рөстәм Миңнеханов, семинарда катнашучыларга мөрәҗәгать итеп.

Республика Президенты билгеләп үткәнчә, быел Татарстанның азык-төлек фондына кимендә 300 мең тонна азык-төлек ашлыгы салырга кирәк. Алга куелган бурыч - кешеләргә тук тормыш, ә республикага азык-төлек иминлеге тәэмин итү. Татарстан үз базарына һәм республика чикләреннән тыш эшкәртелгән, югары сыйфатлы авыл хуҗалыгы продукциясен җибәрә ала һәм җибәрергә тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев