Терлекчелектәге эшкә йомгак ясалды
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе узган шимбәдә авыл хуҗалыгы мәсьәләләре буенча семинар уздырды. Бу юлы аны үткәрү урыны итеп «Правда» җаваплылыгы чикле ширкәте сайланды. Төп басым терлекчелек-кә ясалды. Шулай ук авыл хуҗалыгы предприятиеләре эшчәнлегенең башка мәсьәләләре дә каралды: язгы-кыр эшләренә техниканы әзерләү, орлыкларны саклау һәм орлыкчылык проблемалары. Бу көнне Юртышта...
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе узган шимбәдә авыл хуҗалыгы мәсьәләләре буенча семинар уздырды. Бу юлы аны үткәрү урыны итеп «Правда» җаваплылыгы чикле ширкәте сайланды.
Төп басым терлекчелек-кә ясалды. Шулай ук авыл хуҗалыгы предприятиеләре эшчәнлегенең башка мәсьәләләре дә каралды: язгы-кыр эшләренә техниканы әзерләү, орлыкларны саклау һәм орлыкчылык проблемалары.
Бу көнне Юртышта районның барлык хуҗалыкларының җитәкчеләре, баш белгечләре җыелды. Алар, машина-трактор паркыннан башлап һәм Юртыш фермасы белән тәмамлап, "Правда" җаваплылыгы чикле ширкәтенең барлык җитештерү объектларында булдылар. Семинар барышында орлыкчылык, инженерлык, ветеринария хезмәтләре белгечләре чыгыш ясады. Алар кышлату чорына һәм 2012 елга бурычлар куйдылар. Кискен мәсьәләләрнең берсе - кадрлар мәсьәләсе: хуҗалыкларга көтү яңарту буенча технологларны һәм ветеринария табибларын җәлеп итү, аларның хезмәтен стимуллаштыру чараларын күрү зарур.
Товарлыклы сөт җитештерү фермасында семинарда катнашучыларның игътибарын терлекләрне тукландыру рационына, таналарны үстерүгә, бозаулату бүлегендә сыерларны асрауга юнәлттеләр. Бозаулар өчен борчак сөтен әзерләү һәм азык таксие эше күрсәтелде. Быел хуҗалыклар заказы буенча мондый 10 такси эшләнәчәк, чыгымнарның илле процентын бюджет үз өстенә ала.
Киңәшмәдә ТР буенча Россельхозцентрның Биектау районындагы филиалы начальнигы Сәгыйть Сәлахетдинов, ветеринария берләшмәсе начальнигы Ринат Хисамов, авыл хуҗалыгы идарәсенең җитештерү-маркетинг бүлеге начальнигы Рөстәм Сабиров чыгыш ясадылар.
2011 елда терлекчелектә ирешелгән төп нәтиҗәләр турында әйтелде: 2011 елда бер сыердан район буенча уртача савым 4230 килограмм тәшкил иткән, бу 2010 елга Караганда 169 килограммга югарырак; мөгезле эре терлекләрнең баш саны 16938 баш тәшкил итә (102 процент); бозауларның, дуңгыз балаларының, дуңгызларның баш саны кимегән. Район территориясендә эшләүче 14 хуҗалык арасында иң күп сөт "Бөреле" ябык акционерлык" җәмгыятендә җитештерелгән - 77,7 мең центнер, "Серп и молот" җаваплылыгы чикле ширкәтендә - 40,9 мең. Район буенча сөт җитештерү 253780 центнер тәшкил иткән, ягъни узган елга караганда 94 процент. Мөгезле эре терлекләрнең баш саны ПСХК "Красная заря"да һәм "Элита" нәсел предприятиесендә кимегән.
Кышлатуны уңышлы тәмамлау өчен ай саен контроль савымнар һәм терлекләрнең авырлыгын үлчәү уздырырга, бозауларны яңа технологияләр кулланып үстерергә, яңа туган бозауларны өч тапкыр эчерү оештырырга, малларның яшен һәм физиологик хәлен истә тотып терлекләрнең туклану рационын балансларга, рационга ылыс кертергә кирәк.
М. ТИМОНИНА.
Рәсемнәрдә: "Правда" җаваплылыгы чикле ширкәтендә семинарда.
А. Тимонин фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев